поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
Архив
 
25.08.2010 Фаҗига

МАНСУР ИБРАҺИМОВ ВАФАТ

Татарстанның театр сәнгате зур югалту кичерә. 25 августта 57 нче яшендә кинәттән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Мансур Әһлулла улы Ибраһимов вафат булды.

М.Ә.Ибраһимов 1954 елның 7 гыйнварында Татарстанның Апас районы Чатбаш авылында туа. Театр сәнгатенә килгәнче Мансур Ибраһимов заводта эшли, Совет Армиясе сафларында хезмәт итә – зур тормыш мәктәбе уза. 1981 елда Казан театр училищесын уңышлы тәмамлаганнан соң остазы Марсель Сәлимҗанов аны Галиәсгар Камал театрына кабул итә.

Үзенә генә хас аһәңгә ия булган, табигыйлеге, ихласлыгы, музыкальлеге белән аерылып торган лирик пландагы артист М.Ибраһимов тарафыннан 30 еллык иҗат эшчәнлеге дәвамында 50дән артык роль уйналган. Тљрле елларда башкарылган Семен – «Һаваларда йолдыз» Максим Горький, Әхмәт – «Бәхетсез егет» Галиәсгар Камал, Әбдери – «Без китәбез, сез каласыз» Туфан Миңнуллин, Ирназар – «Ахырзаман» Чыңгыз Айтматов, Шаһзадә – «Таһир-Зөһрә» Фәтхи Бурнаш, Гыймади – «Галиябану» Мирхәйдәр Фәйзи, Акъегет – «Ай тотылган төндә» Мостай Кәрим, Тимерҗан – «Зөләйха» Гаяз Исхакый, Габдрахман – «Кишер басуы» Зөлфәт Хәким, Тевано – «Биюче» Лопе де Вега, Хәсән - «Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев һәм башка рольләрендә Мансур Ибраһимовның сәхнә осталыгы, образларының тирәнлеге һәм байлыгы киң чагыла.

Иҗатының соңгы чорында башкарган: Имаметдин – «Кичер мине, әнкәй!» (Рабит Батулла), Гамир – «Шулай булды шул» (Туфан Миңнуллин), Гомәр – «Талак, талак» (Хәй Вахит), Вакыйф – «Мәхәббәт турында сөйләшик» (Илгиз Зәйниев), Җәмгый – «Мин ышанам сиңа» (Ләбиб Айтуганов) рольләре артистның тљрле жанрда да искиткеч тормышчан, хисле уенының үрнәге иде.

М.Ә.Ибраһимов үзенең кешелеклелеге, тыйнаклыгы, сайлаган һљнәренә тугрылыклыгы белән хезмәттәшләренең тирән ихтирамын яулады. Татар театрының талантлы артисты, сәнгатькә тугрылыклы булган дустыбыз, сәхнәдәшебезнең якты истәлеге безнең күңелләрдә мәңге сакланыр.

Артист белән хушлашу 26 августта Г.Камал театры бинасында сәгать 10 да була.
 


---
Камал театры
№ --- | 25.08.2010
Камал театры печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы