|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.10.2020 Хәвеф-хәтәр
Эт баланың битенә ябышканЧаллыда кыз баланың битен тешләгән эт хуҗасына суд булачак. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте. Автошәһәрдә яшәүче 45 яшьлек хатын-кызга карата «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе буенча гаепләү белдерелгән. Бу хатын-кыз үз гаебен өлешчә генә таныган.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, июнь ахырында «Электросеть» тукталышында 11 яшьлек кыз балага Америка акитасы нәселле эт һөҗүм иткән. Эт баланың битенә ябышкан. Этнең хуҗасы ашыгыч ярдәм чакырган һәм баланың әти-әнисенә шалтыраткан.
Балага ашыгыч рәвештә операция ясаганнар. Хирурглар кызның битен өлешләп җыйган диярлек.
Соңрак этне хуҗасыннан алганнар һәм Чаллыда махсус приютка урнаштырганнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|