поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.10.2020 Мәдәният

«TATAR сүзе» бәйгесенең премиаль фонды - 1 млн сум

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе татар әдәби әсәрләрен сәнгатьле укучыларның «TATAR сүзе» республикакүләм бәйгесен гамәлгә куйды. Бәйге татар телен һәм әдәбиятын пропагандалау, татар халкының классик шигърият дигән тирән, бай тарихи-мәдәни хәзинәсен саклап калу, милли мәдәният өлкәсендә китапның урынын һәм әһәмиятен билгеләү, нәфис сүз юнәлешендә талантлы башкаручыларны барлау, аларга ярдәм итү һәм иҗади мөмкинлекләрен үстерү юнәлешендә зур әһәмияткә ия.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов киләсе – 2021 елны туган телләр  һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан итте.  Туган телебезне саклау, үстерү, милли җәүһәрләрне югалтмау, төрле чаралар аша моңа теләктәшлек күрсәтү –  безнең уртак бурычыбыз.
 
«TATAR сүзе» бәйгесе өчен җаваплы булуны Татар дәүләт филармониясе зур дәрәҗә дип кабул итте.
 
Бәйгедә үзешчән һәм профессионал сүз осталары катнаша ала. Яшь чикләве юк. Бәйгенең премиаль фонды - 1 миллион сум.
 
Беренче тур –  катнашучылар TATARSUZE@TATFIL.RU  электрон адресына яки +79196900422 WhatsApp номерына үз укуларында сәнгатьле сөйләү, әдәби-музыкаль композиция,  уен элементлары кергән диалоглар форматында татар классик әсәре язмасын җибәрәләр. Бәйгедә ШИГЫРЬ, ПРОЗА, МӘСӘЛ җанрында иҗат ителгән профессиональ  әсәрләр катнаша ала.
 
Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
 
Язмаларны 7 кешедән торган мәртәбәле жюри карый.
 
Жюри рәисе –  Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Айдар Фәйзрахманов;  жюри рәисенең урынбасары – Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Искәндәр Гыйлаҗев; жюриның җаваплы сәркатибе – шагыйрь, М.Җәлил премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшин;  жюри әгъзалары – драматург, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Данил Салихов; шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илсөяр Иксанова; актер, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Илдус Әхмәтҗанов; телевидение тапшыруларын алып баручы, “Яңа гасыр” телеканалының “Манзара” тапшыруы мөхәррире Илдар Кыямов, Татар әдәбияты белгече, профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин, актриса, Муса Җәлил премиясе лауреаты Резеда Сәләхова.
 
Бәйгенең 2-нче туры 20 февраль көненә билгеләнгән.
 
Гала-концерт Халыкара Туган тел көнендә — 2021 елның 21 февралендә  Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»