поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.10.2020 Җәмгыять

"Күзләрен тутырып карап, һәр сүземне йотлыгып тыңлаган сабыйларны күргәч, үземнең дөньяга кирәк булуымны аңлыйм"

Мәкаләмнең герое - утыз елдан артык гомерен мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүгә биргән тыйнак, мәрхәмәтле һәм ачык йөзле Галия Миңгали кызы БӘәширова. Аның кебек кешеләр турында «Ул - профессионал, үз эшенең остасы», диләр.

Шенталы районы, Четырла авылының «Ромашка» балалар бакчасында ул балалар өчен төрле дәресләр оештыра. Без килгән көнне Галия Бәширова төркеме халык җырларын өйрәнә иде. Ә баянда мәдәният хезмәткәре Анатолий Мрясов уйный. Бераз тыңлап торгач, нәни артистларның тәрбиячеләр өчен музыкаль бүләкләр әзерләве аңлашылды. Балалар җыр өйрәнгән арада, без өлкән тәрбияче Галия Миңгалиевна белән очраклы хәлләрнең тормыштагы роле, осталык серләре һәм хәзерге заман балалары турында сөйләшеп тордык.

Әңгәмәдәшем Челно-Вершины авылында туган. Аның яшүсмер еллары җиңел һәм ваемсыз булган дип әйтеп булмый. Гаиләсенә аз булса да ярдәм итү өчен, мәктәпне тәмамлауга, кыз машина төзү заводына эшкә урнаша, икешәр смена станок артында эшли. Галиядән тыш, гаиләдә назга, кайгыртуга, мәхәббәткә мохтаҗ булган тагын биш бала үсә. Иң зурысы буларак, ул күңел җылысын үзеннән кече энеләренә һәм сеңелләренә бертигез өләшергә тырыша.

- Заводта бер ел эшләгәннән соң, әти миңа укырга тәкъдим итте. Шулай итеп, мин Куйбышев дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Заводта эшләгән кешеләрне анда конкурссыз кабул итәләр иде. Ни өчен укытучы һөнәрен сайладың, дисезме? Чөнки бу минем балачак хыялым иде. Мин балалар арасында булырга, тәрбия бирергә яратам, һәр сабыйның уңышлары белән горурланам», - ди өлкән тәрбияче.
 
1980 елда Галия Миңгали кызы Четырла авылы мәктәбенә математика укытучысы булып кайта. Балаларны кызыксындыра белү, материалны җентекләп аңлату, укучылар белән уртак тел таба белү сыйфатлары аңа бала чактан бирелгәндер, мөгаен. Галия бик актив, иҗади кеше дә. Ул үзешчән сәнгать белән дә мавыга, мәдәни чараларда да катнаша, авыл мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясаудан да өркеми. Шундый чараларның берсендә ул булачак ире белән таныша һәм кияүгә чыга. Менә шундый очраклы очрашу чын мәхәббәткә әверелә.
 
- 1987 елда мин балалар бакчасында эшли башладым. Ул агач йортта урнашканлыктан, анда өйдәге кебек җылы һәм рәхәт иде. Тормышның елдан-ел яхшы якка үзгәрүен күреп, барыбыз да бик сөенәбез, әлбәттә. Шуңа да, без – укытучылар һәм тәрбиячеләр, заман белән бергә атларга, яшь буын мәнфәгатьләренә җавап бирергә тырышабыз. Хәзерге балалар кызыксынучанрак, шулай да бездән нык аерыла, дип әйтмәс идем. Аларга әйләнә-тирә мохитны өйрәнү өчен мөмкинлекләр күбрәк. Ә безгә, тәрбиячеләргә, педагогик осталыкның дәрәҗәсен күтәрергә, яңа методик эшләнмәләрне үзләштерергә генә кала. Минем өчен бу шатлык кына. Кечкенә бөтерчекләрнең сөйкемле карашын тоеп торганда, авырлыклар куркытмый, - дип сөйли Галия апа.
 
Ул һәр балада булган талант бөртекләрен эзләп табарга, үстерергә һәм сакларга омтыла. Тәрбияче балалар белән бергә уен, әкият, музыка, рәсем, фантазияләр дөньясында яши. Ул балаларны халык мәдәниятен яратырга, хезмәткә өйрәтә, патриотизм хисләре тәрбияли.
 
Бүгенге көндә Галия апаның канаты астында 18 бала тәрбияләнә. Һәр баланың үз фикере, гадәте, үз дөньясы бар һәм аны җимерергә ярамый. Ә менә яңа ачышлар ясауга этәрү – аның максаты.
 
«Тавык та чебешен ярата белә. Ә менә бала тәрбияли белү – талант һәм белем таләп итүче җаваплы дәүләт эше», - дигән язучы Максим Горький. Безнең героебыз да чын күңелдән балаларны да, эшен дә ярата, дөрес итеп тәрбияли белә. Нәниләр дә аңа җылы хисләрен бүләк итәләр. Гомеренең иң башында Галия Миңгали кызы кебек мәрхәмәтле һәм зирәк остазга очраган бала киләчәктә нык адымнар белән атлаячак.
 
- Бакчага йөрүче сабыйларның холкы да, кәефләре дә төрле була: кемдер көйсезләнә, кемдер артык тавышлый, ә кемдер өен сагына. Һәрбер кечкенә кешенең җаена бара белергә кирәк. Кайберсе белән шаярам, кайсысын әрләп алам, кайсы белән рәхәтләнеп сөйләшәм, ә шугракларын кочагыма алам... Шулай бүлмәдә тәртип урнаша. Нинди генә эшем булса да, бала яныма кечкенә генә проблема белән килсә дә, бөтен эшемне ташлап, кәефен күтәрергә тырышам. Бала тәрбияләүдә һәрберсенә шәхси караш куллану минем төп ысулым булып тора. Сүз белән генә тәрбияләп булмый. Бары тик өлкәннәр үрнәгендә генә балаларда ихлас кызыксыну уяна, - дип уртаклашты тәрбияче.
 
Бакчадагы барлык хезмәткәрләр дә яхшы исәптә, аларны яраталар һәм хөрмәт итәләр, һәркайсы сабыйлар өчен ягымлы әни дә, мәрхәмәтле дус та, зирәк остаз да, укытучы да була белә.
 
- Күзләрен тутырып карап, һәр сүземне йотлыгып тыңлаган сабыйларны күргәч, үземнең дөньяга кирәк булуымны аңлыйм. Бала мәхәббәте ихлас, күңеле саф. Аларның риясыз елмаюы безгә, тәрбиячеләргә, чын бүләк, - дип елмая Галия Бәширова.
 
 

Алинә ХАРИСОВА
Бердәмлек
№ --- | 06.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»