поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2020 Җәмгыять

Казанда Илфат Абдрахмановны соңгы юлга озаттылар: «Ул үзен яраттыра белде…»

Танылган диктор Илфат Абдрахманов 4 октябрьгә каршы төндә вафат булды. 17 ноябрьдә аңа 59 яшь булыр иде…

Илфат Абдрахманов 1961 елның 17 ноябрендә Яшел Үзән шәһәрендә туа. Казан театр училищесын тәмамлый һәм 36 ел гомерен телевидениедә алып баручы һөнәренә багышлый. 1984 елдан «Татарстан» дәүләт телерадиокомпаниясендә диктор булып эшли башлый, 2002 елдан 2017 елга кадәр «Татарстан – Яңа Гасыр» компаниясендә  иртәнге тапшыруларны һәм яңалыклар чыгарылышларын алып бара.  Гадәти булмаган тембрлы тавышы, зәңгәр экраннан теләсә нинди мәгълүматны җиткерә белүе өчен аны «Татарстанның алтын тавышы», «Телевидениенең алтын тавышы», «Татарстан Левитаны» дип атадылар.
 
Апасы  Фирая апа әйтүенчә,  Илфатны авыр хәлдә хастаханәгә алып киткәннәр. Аның шунда гомере өзелә.
 
Илфат Абдрахмановны белгән,  бергә  эшләгән хезмәттәшләре  аны бары тик якты сүзләр белән генә искә алалар. «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов: «Илшат Абдрахманов безнең күңелләргә югары дәрәҗәдәге профессионал буларак кереп калды. Ул  бик яратып, белеп эшләде», – диде. Бүген безнең белән «Ватаным Татарстан»да эшләүче Риман абый Гыйлемхановның да  кайчандыр  аның белән телевидениедә  юллары янәшә булган.
 
– Илфат искиткеч тыйнак, тәрбияле, зыялы кеше иде. Ул беркая да кысылып йөрмәде. Аны бөтен халык яратты. Экранга чыккач та, кемнең кем икәне күренеп тора бит инде. Исәнләшергә дә,  коридорны тутырып,  ерактан  елмаеп килә иде ул. Беркемне дә игътибарсыз калдырмады. Шуның белән дә үзен яраттыра белде.  Иң мөһиме, Илфат – чын профессионал.  Эфирда мин аның бер генә хата җибәргәнен дә хәтерләмим.  Монда сүз хатасы турында гына бармый.  Һәр интонациясе дөрес куела иде аның.  Ул экранга  чыккач, дөньялар яктырып китә сыман тоела иде, – дип искә алды каләмдәшебез хезмәттәшен.
 
Илфат Абдрахманов белән күп еллар бергә эшләгән Рөстәм абый Нәбиуллин да шундый фикердә:
 
– Илфат эшен «Казан» студиясеннән башлап, шушы һөнәрнең бөтен нечкәлекләрен үзләштереп, чын мәгънәсендә Россия дәрәҗәсендәге профессионал булды. «ТНВ» каналының  алтын тавышы иде ул. Әнә шундый һөнәр иясе булганга,  хөкүмәт күләмендә уздырылган  чараларны, тантаналарны да даими алып барды.  Дәүләт эшлеклеләре белән бик еш Мәскәүгә дә йөри иде.  Ходай аңа сөйкемле кыяфәт тә, тамашачылар күңеленә үтеп керерлек ягымлы тавыш та биргән. Ул  татарны танытты. Илфат аша чит җирләрдә    Татарстан кешеләрен күз алдына китерәләр.
 
Социаль челтәрләрдә Илфат хакында  якташлары да бары тик җылы сүзләр генә җиткерәләр: «Ул, легенда булуына карамастан, бик гади, ачык кеше иде»,  «Әле ике ай элек кенә аралашкан идем. Кәефе бик күтәренке иде. Хәтта  ышанасы да килми», «Башкаларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер иде»…
 
Илфат Абдрахманов туган җирендә, Яшел Үзән шәһәре зиратында җирләнде. Аның белән хушлашырга туганнары, дуслары,  хезмәттәшләре килгән иде. «Казан нуры» мәчетендә җеназа укылды.
 
Мәрхүмнең  гаиләсенең, туганнарының  авыр кайгысын уртаклашабыз. Авыр туфрагың җиңел булсын, хөрмәтле хезмәттәшебез!
Фото: Татар-информ

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»