|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.10.2020 Мәдәният
Чын салам, камыр, тере кошлар – Г.Кариев театрында премьера
10-11 октябрь көннәрендә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры 33 сезонның «Озын-озак балачак» дип исемләнгән икенче премьерасын тәкъдим итә. Башкорт әдәбияты классигы Мостай Кәримнең повестен сәхнәгә махсус чакырылган режиссер – Илсур Казакбаев (Уфа) куя. «Озын-озак балачак» повесте – Мостай Кәримнең автобиографик әсәре. Анда автор – Кендек кушаматлы төп герой – XX гасырның 20 нче елларына туры килгән балачагын, сугыш чорын һәм сугыштан соңгы елларын бәян итә.
Салават дәүләт Башкорт драма театрының баш режиссеры, Ш.Бабич исемендәге Башкортстан республикасы Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты Илсур Казакбаев: «М.Кәримнең әлеге әсәре Башкортстанда да, Татарстанда да, гомумән, киң җәмәгатьчелеккә таныш. Шуңа күрә сәхнәдә күрсәтеләчәк спектакльнең концепциясе – озак эзләнүләр нәтиҗәсе. Бу повестьның беренче һәм иң танылган куелышы Рифкать Исрафилов тарафыннан эшләнде, аның артыннан шактый күп яңа спектакльләр куелды. Шул сәбәпле, классикага мөрәҗәгать итеп, без ниндидер яңалык кертергә теләдек. Спектакльнең идеясе Мостай Кәримнең повестеның алда әйтелгән сүзенә нигезләнде: «Бу китап – ышанучан, сәеррәк, шаукымлырак, беркатлырак, чалрак кешеләр турында. Аларның көнкүреше без яшәп яткан көндәлек тормыштан чак кына калкурак, чак кына тылсымлырак, чак кына фаҗигалерәк. Бер-беренә карата алар чыдамлырак, рәхимлерәк; гаепләргә, хөкем итәргә ашыгып бармыйлар. Бу кешеләр бәхетне дә, әҗәлне дә сабырлык белән кабул итәләр. Шатлыктан туеп сикермиләр, казадан коелып ук төшмиләр.
– Нигә, сезнең авылда шундыйлар гына яшимени? – дип сораучылар була калса, алдан ук җавап кайтарам:
– Мин күргәне шулар иде. Бүтәннәре хәтердә калмаган».
Безнең максат — нәкъ менә бу кешеләр турында сөйләү. Мин спектакль жанрын – повестьтан өзекләр, дип билгеләр идем».
Көчле иҗат төркеме эшчәнлеге нәтиҗәсендә кыю сәнгать әсәре барлыкка килде. Реквизитлардан чын салам, камыр кебек кирәк-яраклар куллану белән беррәттән, сәхнәдә тере кошлар булу тамашачыны образлы һәм реаль дөнья белән очраштыра.
Спектакль «Культура малой Родины» федераль партия программасы кысаларында куелган.
Премьера 10 һәм 11 октябрендә булачак. Башлана: 18.00 сәгатьтә.
Театрда күрешкәнгә кадәр!
--- |
Иң күп укылган
|