поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.10.2020 Җәмгыять

Бу атнага ЙОЛДЫЗНАМӘ

5 – 11 октябрь көннәренә астрологлар ни фаразлый. Кереп укыгыз.

Кучкар (21.03 – 20.04)
 
Ният иткән эшләрегезне кичектермәү хәерлерәк. Атна башы күңелле аралашулар вәгъдә итә. Ашыкмаска, вакыйгаларны ашыктырмаска кирәк. Ызгыш-бәхәсләр булуы ихтимал. Әмма алар тиз онытылачак. Татулык булсын өчен беренче адымны үзегезгә ясарга туры килер.
 
 Үгезбозау (21.04 – 20.05)
 
Хисләр өермәсендә яшисез. Атна яңа романтик танышулар алып килер төсле. Хәер, мәхәббәттән нәфрәткә бер адым, шуңа да башкаларның хисләре белән эш иткәндә сак булыгыз. Акча мәсьәләсендә дә саклык таләп ителә. Әлегә шопинг сүзен онытып торырга кирәк булыр.
 
 Игезәкләр (21.05 – 21.06)
 
Уңай үзгәрешләр көтелә. Сез аларга күптән омтылган идегез. Финанс мәсьәләсенә килгәндә, акчагызны кулда тота белмисез шул. Шуңа да көтелмәгән чыгымнар килеп чыгу ихтимал.  Үзегез турында азрак уйлап, башкаларны кайгыртып яши торган атна.
 
  Кысла (22.06 – 22.07)
 
Элеккеге танышларыгыз бүгенге тормышыгызга көтмәгәндә килеп керәчәк. Котылгысыз очрашулар инде бу, әмма хафаланмагыз: тормыш үзе барысын да җайга салачак. Сәламәтлегегезгә игътибарлы булырга кирәк, чирләп китүегез ихтимал.
 
 Арыслан (23.07 – 23.08)
 
Барлык артык нәрсәләрдән котылырга вакыт җитте дип кисәтә сезне йолдызлар. Йорт-җир тирәсендә эшләрегез байтак. Ә менә төп эшегез турында артык пошынмасагыз да була, барыбер үзгәрешләр көтелми. Тәнкыйтькә тыныч карый белмисез. Кайберәүләрнең фикерләренә колак салырга бер дә комачау итмәс иде шул.
 
 Кыз (24.08 – 22.09)
 
Башкаларга да, үзегезгә карата да таләпчән булуыгыз гел уңай нәтиҗә бирмәскә мөмкин бит. Кайвакыт үзегезгә идеаль үк булмаска рөхсәт итегез әле! Ашау-эчү ягына игътибар итегез: артык кило җыюыгыз ихтимал. Ял көннәрендә сөенечле яңалыклар көтелә.
 
  Үлчәү (23.09 – 23.10)
 
Бу атнада сез никтер оешмаган! Бер җиргә дә өлгермисез, соңга калып йөрисез. Ял көнегезне файдалы уздырырга тырышыгыз әле. Балаларыгыз өчен катлаулы чор: аларга игътибарыгызны жәлләмәгез.
 
 Чаян (24.10 – 22.11)
 
Гүзәл зат Чаяннарга янәшә­лә­рендә булган ир-атларга игътибар итәргә киңәш итә йолдызлар. Арасында битараф булмаганы бар. Туган- тумачалар белән мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. Сабыр булыгыз: килеп туган мәсьәләләрне хәл итү – сезнең кулдан килә торган гамәл.
 
  Укчы (23.11 – 21.12)
 
Гаҗәплә­нәсе түгел: мәшәкатьле атна көтелә. Йолдызлар бу юлы ерак сәяхәтләргә чыкмаска киңәш итә. Кайбер Укчылар бу атнада куйган максатларына ирешәчәк.
 
 Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
 
Бу чор сезнең өчен күңелсез булып тоелырга мөмкин, ләкин сез аны үзегезчә төрлеләндерә аласыз. Теләсә нинди сәфәрләр һәм дуслар белән очрашулар хуплана. Алар сезгә энергия бирәчәк.
 
  Сукояр (21.01 – 19.02)
 
Бу атнада дусларыгызга таяныгыз. Алар сезгә моңа кадәр күрелмәгән сәләтләрегезне ачарга булышачак. Ә менә акча мәсьәләсендә аларга бик ышанып бетмәсәгез дә була. Бурычка алмагыз. Атна дәвамында үзегездә бераз хәлсезлек тоярсыз, әмма ял көннәре яхшы кәеф өстәячәк.
 
 Балык (20.02 – 20.03)
 
Якын арада ялкаулык һәм ял турында онытып торсагыз, сезне алда зур уңышлар көтәчәк. Карьера бас­кычы буйлап өскә үрмәләрсез. Йолдызлар әлегә күчемсез милек һәм финанс килешүләре белән эш итмәскә куша.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.10.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»