|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.10.2020 Мәдәният
![]() «Илһам абый - кояш! Ә кояшка якын барырга ярамый!» Бүген Казанда Илһам Шакировка мемориаль такта ачылды2020 елның 3 октябре – Халыкара музыка көнендә – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә мемориал такта ачылды. Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5 нче йорт диварына куелган. Авторы — скульптор Фәнил Вәлиуллин. Такта куелган йортта җырчы 1974 –2005 елларда яшәгән. Илһам Шакировның ярдәмчесе Илһам Хаҗиев сүзләренчә, әлеге йортта Рәшит Ваһапов, Галия Булатова, Заһид Хәбибуллин кебек шәхесләр дә гомер кичергән.
Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашты. Һәркайсы бөек җырчыбыз хакында матур истәлекләре белән уртаклашты.
Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов фикеренчә, кешенең каберенә йөргән вакытта гына кеше яши. «Әлфия Авзалова белән Илһам Шакиров һәм башкалар бар. Аларның беркайчан да истә чыкканы юк. Эстрадада йолдызлар бик күп, Илһам абый — кояш. Ә кояшка бик якын да барырга ярамый, үзегез беләсез. Урыны оҗмахта булсын», — диде җырчы.
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatar_world/03-10-2020/vasil-sh-yhraziev-il-am-shakirov-is-n-chagynda-gomere-bue-tatar-halkyna-hezm-t-itte-5776193
--- |
Иң күп укылган
|