поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Лилия, син Марат белән очраша башладың мәллә?
    – Әйе.
    – Хәерче бит ул!
    – Аның каравы, аның “кредитный историясе” яхшы.
     
Бүген кемнәр туган
  • 14 Июль
  • Асылъяр - җырчы
  • Марс Шабаев (1933-2008) - язучы
  • Зиннур Тимергалиев - язучы
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
  • Сдается 1 ком квартира в Ж К Радужный, рядом с Салават Купере 1,все необходимые для проживания есть, цена 23000+к/у 89272414127
  • Казанның Закиева урамындагы 141 нче йортта ике булмэле фатирның бер булмәсе тыныч, тәртипле кызга арендага бирелә. 89179109270 Гөлнур
  • Лаеш районы, Усады авылында 7 сутый җир участогы сатыла, шәхси йорт төзү өчен.Суы, газы, уты кертелгән участокта. 5х6 мунча өчен агачтан йорт бар. Ерак түгел, мәктәп, балалар бакчасы, киюет, аптека. Бик ямьле, тыныч, табигатьнең матур урынында. Бәясе 5.550 Хуҗасы үзе сата. 89270465658 Мадина
  • Казан шәһәрендә Минская урамы 12нче йортта 2 бүлмәле квартира озак вакытка арендага бирелә. 89375818064
  • Казан шәһәре Совет районында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы 1 булмэ арендага бирелә. Курше булмэдэ тэртипле кыз яши. 89376001290 (языгыз: Мах, ватсап)
  • Квартира эзлим: 1 бүлмәле квартира, студия яки аерым бүлмәгә подселение вариантын карыйм. Үзем турында: тыныч, чиста, җаваплы һәм түләү ягыннан проблемасыз , мөселман кызы. Өйдә тәртип һәм уңай атмосфера яратам. Вариантлар булса, шәхси хәбәргә языгыз
  • Башкортстан бураи р-н саетбай авылыннан иотлар сатыла. 4080 м2 җире су буенда.иске өй ,газ кергән, яна өй 15×8 бура ,кухня 15×4,тәрәзәләре пластик ,түбәсе ябылган.тел.89600325048,бәясе 3 млн.
  • Башкирии продаю два дома один старый и один 15 на 14 брус новый не достроинный ,участок 4080 ,5млн,89600325048
  • 14.05.2026 Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
Архив
 
03.10.2020 Мәгариф

Самара татарлары өчен эпохаль казык буларак тарихта калачак

Үткән чәршәмбедә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов Самарада “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” ачу буенча киңәшмә уздырдылар.

Самарада татар балалары өчен балалар бакчасы ачу фикере әлегәчә татар җәмәгатьчелегенең якты хыялы булып кала бирә. Дөрес, Самарада “Батыр” дип аталган шәхси балалар бакчасы бар барын. Ләкин анда татарлар гына түгел, башка милләт балалары да йөри, шуңа күрә татар телен өйрәнү, бакчада татарча сөйләшү өчен мөмкинлек юк дәрәҗәдә.
 
Шушы көннәрдә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов Казанда Бөтендөнья татар конгрессы утырышында катнаштылар. Алар, Бөтендөнья татар конгрессының яңа җитәкчесе Данис Шакиров һәм Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев белән очрашу вакытында, Самараның Җәмигъ мәчете каршында эшләп килүче мәдрәсә бинасын балалар бакчасы итеп куллану турында сүз кузгатканнар. Данис Фәнис улы бу идеягә бик эшлекле төзәтмә кертеп, аны балалар бакчасы түгел, ә “Яктылык”та уку өчен әзерлек мәктәбе итәргә тәкъдим ясаган. Татарстанда һәм Мәскәүдә андый мәктәпләр инде бар, һәм алар бюджеттан финанслана икән.
 
Киңәшмәдә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев, Әнвәр Горланов, Минәхмәт Хә-лиуллов, Җәмигъ һәм Тарихи мәчет вәкилләре Җәүдәт Шәрапов һәм Усман Илингин, “Яктылык” мәктәбе директоры Радик Газизов, проектлаучы Роман Курин һәм татар матбугаты вәкилләре катнаштылар. Көн кадагына өч мәсьәлә куелган иде.
 
“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” мәсьәләсе буенча Минәхмәт Хәлиуллов чыгыш ясады һәм өстә әйтелгәннәрне сөйләп биргәннән соң, делегация җыеп, Казанга барырга һәм андагы “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәпләре”н карап, эшләре белән танышып кайтырга тәкъдим итте. Монда бит бина бирү генә аз, балалар учреждениесенең таләпләре күп: уен, уку, йокы бүлмәләренең якты һәм кояшлы булуын тәэмин итәргә, янгын чыгу куркынычын кисәтү өчен, эвакуация юллары ачарга, укытучылар һәм тәрбиячеләр, методик тәкъдимнәр, уку әсбаплары һәм программалар кирәк булачак. Экскурсияне оештыру эшләре Радик Газизовка йөкләнде, ә Казанга бару октябрь урталарына билгеләнде.
 
Фәхретдин Канюкаев исә 4 декабрьдә Казанда үтәчәк эшкуарлар җыенында катнашу турында сөйләде һәм чыгышны нәкъ менә шушы мәсьәләгә – Самарада “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе”н ачу темасына багышлау турында киңәш тотты.
 
- “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” ачу безнең өчен иң мөһим эш. Дөресен әйткәндә, милли балалар бакчасы белән без инде дистә елларга соңгарганбыз. Христиан епархияләрендә балалар бакчалары да, мәктәпләре дә эшләп тора. Дин дәресләре анда атнага бер дәрес кенә укытыла, ә калган вакытта балалар мәктәп программасы буенча укыйлар, ләкин дин күләгәсе астында үскәнлектән, тәртипле, белемле булып җитешәләр. Мо-ның өчен бюджеттан да акча бирелә, грант программаларында да алар актив катнашалар.
 
Һәркемгә дә билгеле булганча, бала ана телен 6 яшенә кадәр үзләштермәсә, үсә төшкәч, бөтенләй дә өйрәнмәскә мөмкин. Менә шушы кадерле вакытны милләтебезне саклау өчен кулланырга иде. Нәтиҗәсе дә күркәм булыр, дип уйлыйм, чөнки сабый чагыннан мәчет йортында үскән бала олыгайгач та аннан аерылмас. Татар милләтен саклап калырга телибез икән, без баладан башларга һәм гаилә, балалар бакчасы, мәктәп һәм мәчеттән торган татар мохиты оештырырга тиешбез, - дип сөйләде.
 
Җыелышның өченче бүлеге “Яктылык” мәктәбен киңәйтү буенча реконструкция ясау турында иде. Билгеле булганча, моның өчен хөкүмәт мәктәпкә терәлеп торган кичке мәктәп бинасын бирде һәм аны төзекләндерү проектын эшләп чыгару конкурсында Чиләбе проект бюросы җиңеп чыкты. Ләкин әлегәчә проект эшләп чыгарылмаган. Бу мәсьәлә белән Минәхмәт Хәлиуллов шөгыльләнә башлаган, һәм проект сентябрь урталарында әзер булачак, дип белдерде, хөкүмәттән акча килгәч тә, эшләр башланып китәчәк, дип ачыклык кертте.
 
“Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” проекты барып чыккан очракта, 2020 ел сентябренең утызында узган чара Самара татарлары өчен эпохаль казык буларак тарихта калачак.
 
 

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 03.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы