|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2020 Фаҗига
Янгын илле йортны көлгә әйләндергән1 октябрьгә каршы төндә Воронеж өлкәсенең өч районында берничә авылда янгын була. Иртәнге алтыга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәре буенча, дүрт авылны янгыннан саклап кала алганнар. Янгын сүндерү көчле җил аркасында катлаулана. Песчаный бистәсе тирәсендә 25 гектар мәйданда чирәм һәм урмандагы коры үлән янган. Николаевка авылында янгын төн буена котырган. Биредә илле йорт янып беткән. Янгын 30 сентябрьдә кичке дүрттә башланган. Янгын сүндерүчеләр әлегә кадәр ут белән көрәшә. Биредә алты өлкә коткаручылары эшли.
Николаевка авылында яшәүчеләрнең йортларын кабат төзергә җыеналар. Кичә авыл халкы белән очрашуда өлкә губернаторы Александр Гусев шул хакта әйткән. Халыкка бер кешегә 32 квадрат метр исәбеннән капиталь йортлар төзеп бирәчәкләр,
Әлеге янгын электр тапшыру линияләре (ЛЭП) ватылу нәтиҗәсендә килеп чыккан. Бу линияләр урман аша уза һәм биредә урнашкан шифаханәне электр белән тәэмин итә.
Фото: province.ru
--- |
Иң күп укылган
|