поиск новостей
  • 24.03 "Чулпан". Тинчурин театры. 18:30
  • 24.03 "Йосыф" Кариев театры 18:30
  • 25.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры. 13:00
  • 25.03 "Ак чәчәкләр кебек.." Кариев театры.18:00
  • 26.03 "Полиционер". Тинчурин театры. 17:00
  • 26.03 "Микулай" Кариев театры. 18:00
  • 28.03 "Хан кызы Турандык". Тинчурин театры. 18:30
  • 28.03 "Камыр батыр" Кариев театры 13:00
  • 29.03 "Төш". Тинчурин театры. 18:30
  • 29.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры. 18:30
  • 30.03 "Сүнгән йолдызлар". Тинчурин театры. 18:30
  • 30.03 "Нигез ташлары" Кариев театры. 18:00
  • 31.03 "Кияү урлау". Тинчурин театры. 18:30
  • 01.04 "Беренче мәхәббәт". Тинчурин театры. 17:00
  • 02.04 "Туй алдыннан". К.Тинчурин театры. 17:00
  • 04.04 "Хан кызы Турандык" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 05.04-05.03 "Шах...Мат!" К. Тинчурин театры. 18:30
  • 06.04 "Мәхәббәт баскычы" К. Тинчурин театры. 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Март
  • Эльнар Яркәев - шоумен
  • Венера Ганиева - җырчы
  • Хәсән Сарьян (1930-1978) - язучы
  • Нурмөхәммәт Хисамов (1937-2022) - галим
  • Рамай Юлдашев - җәмәгать эшлеклесе
  • Мөхәммәт Гали (1893-1952) - язучы
  • Гарифулла Гайнуллин (1894-1984) - дин әһеле
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • Продаю УАЗ 3303 грузовой бортовой 1987 года.с ПТС. В Сабинском районе.Цена 160000 руб. Тел. 89196996256.
  • Актаныш.Прадаётся стиральная машшина Candy, в хорошим рабочем состоянии,в эксплуататции 4 года. Цена 20тыс.торг. званки 89274735613 или в личку.
  • Продается 1комнатная квартира в Вахитовском районе(напротив Чеховского рынка)26,6кв метров.89274198744
  • Ибраhимов проспектында,9 этажлы йорт,6нчы каттагы,1 булмэле фатир озак вакытка арендага бирелэ,телефон 89178733899.
  • Бер булмэле квартира яки гостинка сатучы юкмы тел 89196432874
  • “Светлый” ЖК (Куюки) 1 бүлмәле фатир озак вакытка гаиләле кешеләргә тапшырыла. 3 этажлы өйнең 1 катында. 49 кв.м. кирәкле җиһазлар бар.Индивидуаль җылыту.Парковка өй янында. Шәһәр автобуслары йөри. 12000 сум+ ком.услуги. тел.89393932099
  • Хатын кыз киемнэре сатып алам. Эчке кием. 46-48 размер. Ватсапка язфгыз. 89375249498
  • Исәнмесез, Казанда снимать итү өчен общагадан бүлмә эзлим (только хозяиннан) 89274823084
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
Архив
 
25.08.2010 Интернет

УРАМ ЧАТЫННАН ВИРТУАЛЬ CHAT-КА

Элек яшьләр урам чатларында очрашкан булса, хәзер күбрәк интернет chat-ларда. Чат – он-лайн режимда аралашырга мөмкинлек бирә торган ресурс. Интернетта чат дигән аралашу чарасы бар. Кергән кеше он-лайн режимда бер-берсе белән әңгәмә кора. Бу сүз хәтта татарның “чат” дигән сүзенә охшаш. Һәр авылда яшьләр җыела торган берәр урам чаты була. Интернетта да шулай ук. Чат – аралашу, танышуга сусаган яшьләрне җыя. Тик виртуаль рәвештә. “Пәрәвез” сәхифәсенең бүгенге кунагы – “Булмас.ру” чатының администраторы, социаль челтәрләрдә меңнән артык кешене берләштергән берничә төркем модераторы Зарина Шиһапова.

– Зарина, социаль челтәрләрдә төркемнәр булдыру һәм аларның эшен алып бару сиңа нәрсә бирә?

 

– Бу хобби гына. Кызык бит. Әле бик күп дуслар да табасың.

 

– Кайбер төркемнәрне әтиең Илфак Шиһапов белән бергәләп алып барасыз. Син аны интернетка алып килдеңме, әллә ул синеме?

 

– “Контакт”та иң элек әтием теркәлде. Аннары мине дә бу эшкә котыртты. Үзе булдырган төркемнәргә мине администратор итеп билгеләде ул.

 

– Нинди төркемнәр, мәсәлән?

 

– Иң зур төркемебез “Мин татар дип язылам” дип атала. Ул халык санын алуга махсус эшләнде. Анда хәзер меңъярымнан артык кеше исәпләнә. Шулай ук “Өмә”, “Тамга”, “Илсөя Бәдретдинова” дигән төркемнәр бар.

 

– Администратор вәкаләтләренә ни керә?

 

– Иң элек спам белән көрәшү. Кешеләрне үз төркемеңә керергә этәрү, кызыклы фикерләшүләр оештыру да бик мөһим. Хәбәрләр гел яңартылып барырга тиеш. Администратор ул котыртучы кеше. Ул һәрвакыт кешеләрне ниндидер гамәлгә этәрергә тиеш.

 

– Ә “Контакт”тагы төркемдә реклама урнаштырып, яки башка рәвешле акча эшләп буламы? Меңъярым кеше – шактый зур аудитория бит.

 

– Юк, алай акча эшләп караганыбыз юк. Реклам кешене бездән биздерер иде.

 

Күп вакытыңны интернетта уздырасың. Үз сайтыңны булдырырга вакыт җитмәгән микән?

 

– Юк, аны алып бару өчен бик күп вакыт кирәк. Болай да эштән кайтып, төнге икеләргә кадәр интернетта утырам.

 

– Син “Булмас.ру” сайты чатында да администратор булып торасың. Бу татарларда иң популяр чат, шулай бит?

 

– Татарларда гына түгел, рунет масштабында карасаң да без алдынгылар рәтендә. Көн дәвамында безгә 500дән артык кеше керә. Он-лайн режимда, ягъни бер мизгелдә сайтта утыручылар саны 60ка кадәр җитәргә мөмкин. Кыш көне күбрәк, җәй көне әзрәк.

 

– Чатта утыручылар күбесенчә яшьләр һәм балалар. Әллә ялгышаммы?

 

– Юк, олы абый-апалар да кергәли.

 

– Минем күзаллавымча, чатта утыручы кеше ул гади тормышта аралаша алмау, таныша алмау проблемасы булган кеше. Ничек уйлыйсың?

 

– Юк инде. Мин үзем дә бу сайтны ялгыш кына эзләп таптым. Аралашу, танышу проблем булганнан түгел. Хәзер менә ике ел шунда утырам. “Булмас.ру”да бик күп чибәр егет-кызлар бар. Аларның реаль тормышта аралашу проблемасы юк.

 

– Белүемчә, алар виртуаль дөньяда гына түгел, реаль тормышта да очрашып тора?

 

– Бер-ике зур очрашуыбыз булды. Август ахырында тагын оештырырга исәп бар. Узган ел Балтачның Кара күлендә җыелган идек. Шашлыклар пешереп, матур гына утырдык. Ул очрашуга хәтта Казан, Түбән Кама, Әлмәттән чатчылар килгәннәр иде.

 

Виртуаль аралашу реаль аралашуны, әлбәттә, алыштыра алмаячак. Әмма бүгенге ыгы-зыгылы көндә интернет-чат яшьләрне кавыштыру, хәтта булачак гаиләләр кору урыны да булып тора. “Булмас.ру” сайты чатында бар аралашу диярлек татар телендә бара. Илнең төрле почмакларыннан татар егет-кызлары керә монда чөнки. Аларга татар гаиләләре төзү өчен менә дигән мәйданчык булып чыга бу. Әлеге күзлектән караганда, “Булмас.ру” сайты һәм Зарина Шиһапова кебек егет-кызлар шактый саваплы эш башкара.


Данил СӘФӘРОВ
Азатлык
№ | 23.08.2010
Азатлык печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar