поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.10.2020 Мәгариф

Укытучылар - тормышка ишек ача торган ачкыч хуҗалары

Укытучы сүзен ишетүгә һәр кеше мәктәп елларын, сыйныфташларын, үзенең укытучыларын күз алдына китерә. Мәктәпне тәмам онытып, остазларына рәхмәт тә әйтми калган кеше юктыр, мөгаен. Уку йортын тәмамлаган вакытта «котылдым» дип шатланучылар, олы юлга аяк басып, тормыш тәҗрибәсен туплый башлагач, укытучылар тормышыбызда нинди зур роль уйнаганын аңлый башлый.

Балалары туып, үзләре дә әти-әни булгач кына, тәрбия һәм белем бирүнең никадәр авыр хезмәт икәнен аңлыйлар.

Укытучы һөнәре, замана йогынтысы һәм сынаулар аша уза-уза, үзгәрә, камилләшә бара. Заманча технологияләр куллану киңәя, белем бирү дәрәҗәсе арта, олы “апалар” урынына яшь укытучылар килә. Әлбәттә, яшь буын кешесенең укытучы һөнәрен сайлавы куандыра. Шуңа да, әлеге һөнәри бәйрәм алдыннан, мәктәп бусагасын мөгаллим буларак тәүге тапкыр атлап кергән яшь укытучылар белән очрашырга теләп, “Яктылык” мәктәбенә юнәлдем һәм, югары белем алып, быел үзләре укыган мәктәптә укытучы булып эшли башлаган Айгөл НУРЕТДИНОВА һәм Ильмира ЯХИНА белән таныштым.
 
Айгөл “Яктылык” мәктәбен 2015 елда тәмамлаган.
 
- Мәктәптә укый башлагач та, киләчәгем мәктәп белән бәйле буласын аңладым. Изидә Дамировна Хуҗинаның, Фәния Нурсәхиевна Гыйлаҗеваның дәресләрен аеруча ярата идем. Аларның таләпчәнлеге мине тагын да тырышып укырга рухландыра иде.
 
Татар теле буенча күпсанлы олимпиадаларда призлы урыннар алып тордым, Казан федераль университетына укырга керәм, татар теле укытучысы булам, дип хыяллана идем. Әмма чыгарылыш сыйныфында укыганда туган йорттан, әти-әнидән аерылу куркыта башлады. Шуңа күрә, мәктәпне тәмамлагач, Самара педагогия университетының химия һәм биология бүлегенә укырга кердем, - ди яшь педагог.
 
- Айгөл, сез диплом алганнан соң, “Яктылык”ка кайтуны алдан ук планлаштырган идегезме, әллә очраклы гына шулай килеп чыктымы?
 
- Алдан төзегән планым, дип әйтә алмыйм, әмма үзем укыган мәктәптә, таныш укытучылар арасында педагог буларак беренче адымнар ясарга җиңелрәк буласын аңлый идем. Туган мәктәбемдә эшли алуыма мин бик шат.
 
Кечкенәдән татар театры артисткасы булырга хыялланган Ильмира Яхина (Мәҗитова) да үзе укыган мәктәбенә укытучы булып кайткан. Айгөл Нуретдинова белән алар сыйныфташлар булганлыктан, югары уку йортында белем алуны да бергә дәвам иткәннәр. Ильмира бала чактан ук бик актив булып үскән. Төрле олимпиадаларда, спорт ярышларында катнашкан. 14 - 15 яшеннән «Туган тел» өлкә татар оешмасының яшьләр бүлеге әгъзасы булып тора.
 
- Миңа табигатьне, кеше организмын өйрәнү бик ошый. Медицина юнәлешен сайларгамы әллә, дигән уйлар да булгалады. Әмма киләчәгемне мәктәп белән бәйләргә насыйп булган. Бәлки, һөнәр сайлавыма әнием укытучы булу да йогынты ясагандыр, - дип башлады сүзне Ильмира.
 
- Беренче дәрескә кергәндә кичерешләрегез нинди булды?
 
- Бераз тезләр дерелдәп алды инде, - дип елмая яшь укытучы. - Әмма үземне бик тиз кулга алдым. Дәресләрне укучыларны кызыксындырырлык итеп оештырырга, дәреслектә булмаган материаллар кулланырга тырышам. Сайлаган һөнәрем бик җаваплы икәнен аңлыйм. Шуңа күрә дәресләргә ныклап әзерләнәм.
 
- Ильмира, сез татар театрын да бик яратасыз, “Туган тел” оешмасы активисты да. Татар теле укытучысы булырга уйламыйсызмы?
 
- Андый уйлар да, теләк тә бар, әлбәттә. Мәктәпне тәмамлауга, туган йорттан аерылып, чит шәһәргә күчеп китәргә мин бер дә әзер түгел идем. Бәлки, бераздан Казан федераль университетының читтән торып уку бүлегенә керермен. Чөнки Самарада яшь татар теле укытучылары юк диярлек.
 
Әйе, кызганычка, күпмилләтле Россиянең Татарстаннан ерак урнашкан төбәкләрендә бу проблема әлегә чишелмичә кала.
 
Укытучы - зирәклеге, күңел байлыгы, тирән белеме аша дөньяны танып белергә һәм киләчәкне күзалларга өйрәтүче мөхтәрәм кеше ул. Нәкъ менә укытучының һөнәри осталыгы, үз эшенә бирелгәнлеге һәм кешелеклелек сыйфатлары аша бала язмышы хәл ителә, кешелек дөньясы алга, яңа ачышларга омтыла. Укытучылар - тормышка ишек ача торган ачкыч хуҗалары!
 
Ильмира белән Айгөлгә кыенлыклардан курыкмаска киңәш итәр идем. Үзләре сайлаган һөнәрләре аларга шатлык һәм канәгатьлек хисе китерсен, укучылары да үзләре кебек тырыш һәм милли җанлы булсын иде. Барлык укытучыларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.
 
Ильмира ЯХИНА (сулда) һәм Айгөл НУРЕТДИНОВА

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 02.10.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»