|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2020 Мәдәният
Кариев театрының «Йомрыбаш» спектакле турында 5 кызыклы ФАКТ
«Йомрыбаш» спектакле I «TAMGA» режиссерлар лабораториясе кысаларында сайланып алынган, француз язучысы Мари-Од-Мюрайның «Умник» повесте буенча куела. Пьесаны татар теленә Резеда Гобәева тәрҗемә итте. 1. Мари-Од Мюрайның «Йомрыбаш» әсәре рус теленә 2015 елда тәрҗемә ителә, нибары 4 елдан соң ул безнең театрда куела. 2. 2020 елда «Йомрыбаш» спектакле «Арлекин» дип исемләнгән XVII Бөтенроссия балалар өчен театр сәнгате фестивале номинанты булды. 3. Әлеге әсәр буенча спектакль Россиянең бары тик ике театрында гына уйнала. 4. «Йомрыбаш» спектакленең режиссеры Екатерина Корабельник (Мәскәү). 5. Спектакль театрыбызда 2 нче октябрь 18:30 сәгатьтә куелачак. Театрда күрешкәнгә кадәр!
--- |
Иң күп укылган
|