|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2020 Шоу-бизнес
Мурат Гайсин: "Ун ел көткән балабыз туды! 10 ел эчендә журналистлардан нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек"
Җырчы һәм популяр җырлар авторы Мурат Гайсин әти булган. Кызы туу шатлыгы белән ул инстаграмда уртаклаша. «Кызыбыз туды, Аллаһка шөкер. Кызым туганда үзем дә бала тудыру йортында, хатыным янәшәсендә булдым. Тугыз ай эчендә бу яңалыкны беркемгә дә әйтмәдек. Шушы ун ел эчендә журналистлардан һәм башка кайберәүләрдән нинди генә мәгънәсез сораулар ишетмәдек. „Нишләп балагыз юк, әллә булышыйкмы?“, „Кемдә проблема: синдәме, хатындамы?“ дип сорадылар. Аллаһ кулында барысы да! Аллаһка шөкер! Кешеләр андый сораулар бирмәсеннәр иде. Балалары булмаган гаиләләргә сабырлык телим. Беркемне дә тыңламагыз, Аллаһы Тәгаләдән сорагыз. Барыгызга да бәхет телибез», — ди Мурат Гайсин.
--- |
Иң күп укылган
|