|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.10.2020 Шоу-бизнес
Арслана "Урсал тауда" җырына өр-яңа клип ПРЕМЬЕРАСЫН тәкъдим иттеШушы көннәрдә кабатланмас Арслана кайнар премьера тәкъдим итте. Ул "Туган тел" телеканалы һәм танылган алып баручы Миләүшә Сибгатуллина белән берлектә "Урсал тауда" җырына үзенчәлекле клип төшергән. Бай тарихлы җырның авторлары - Саҗидә Сөләйманова белән Рәис Нәгыймов. Заманча яңгырашны аңа аранжировка остасы Наил Муртазин биргән. Арслана, зур команда белән бергәләп, күпләр яратып тыңлаган бу легендар җырга яңа сулыш өргәннәр. "Бу җыр, гадилеккә карамастан, бик тирән һәм дулкынландыргыч. Ул бит безнең тормышыбызда вакытның никадәр тиз үтүе турында... Тормышның ыгы-зыгысы артында, без хәтта гомер буе хыялланган һәм тәрәзә артында гына булган тауларга да менәргә өлгерми калабыз. Ә мин бу җырны башкача итеп башкарасым килә: бу җырны мин киләчәккә һичшиксез өмет һәм һәрберебез үз тормышында, "Мин моны эшләдем" дип әйтеп, зур таулар яуларлык ышаныч белән җырлыйм", - дип уртаклаша Арслана.
--- |
Иң күп укылган
|