поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Кичә күрше кызына шкаф күчерергә ярдәм иткән идем. “Ой, син шундый ярдәмчел, мин сиңа кияүгә чыгар идем”, – ди. Кара инде син бу хатын-кызларны! Син аларга ярдәм итәсең, ә алар сиңа шундук яный башлый!

Бүген кемнәр туган
  • 09 Май
  • ИлСаф - җырчы
  • Миңназыйм Сәфәров - журналист
  • Гөлназ Мирхәлилова - журналист
  • Рафик Таһиров - актер
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
Архив
 
25.08.2010 Җәмгыять

КҮЗ ЯШЬЛӘРЕНӘ ЫШАНМЫЙБЫЗ БЕЗ...

Иркутскида машина белән ике студент кызны бәрдергән Аннаны өч елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Әмма ул төрмәгә тагын 14 елдан соң гына утыртылачак. Ник дигәндә, җинаять кылганда йөкле булган һәм хәзер аның кечкенә баласы бар. Әйбәт булган ич инде, гуманлы суд, диярсез?! Әгәр бу ханым Иркутск өлкәсе сайлау комиссиясе рәисе Людмила Шавенкова кызы булмаса, аптырамас идек. Әле коточкыч күренеш: 28 яшьлек Анна Шавенкова һәлакәттән соң беренче чиратта үз машинасының зыян күргән якларын карап йөргән. Һәлакәткә тарган җәяүлеләр турында уенда да булмаган. Кызларга ашыгыч ярдәм машинасын узып баручылар чакырган.

Фаҗига узган елның 2 декабрендә була. Шавенкова үзенең Toyota Corolla машинасында зур тизлек белән тыкрыкка “очып” керә һәм апалы-сеңелле Елена һәм Юлия Пятковаларны бәрдерә. Нәтиҗәдә кызлар берничә метрга очып китә: Елена алган зыяннардан үлә, ә Юлия инвалид булып кала.

 

Әлеге хәлләрнең барысы да видеокамерага төшкән. Видео интернетка эленгән. Анда иномарканың туп-туры кызлар өстенә менүе, шофер кызның ниләр эшләве күренә.

 

Аннага өч елга колония-поселение яный. Моннан тыш, аны өч елга машина белән идарә итү хокукыннан мәхрүм иттеләр.

 

Җинаять кылганда йөкле булган Анна төрмәгә бары 2024 елның 6 мартында гына утыртылачак.

 

БУ ХӨКЕМ РУСИЯДӘ КЕШЕНЕҢ СОРТЛАРГА АЕРЫЛУЫ ТУРЫНДА СӨЙЛИ. 1 ай элек Тольяттиның Үзәк район суды 36 яшьлек Юлия Круглованы хөкем итте. Бу ханым 7нче ай йөклелектә, әле 4 бала анасы... Аны да жәлләгәннәрдер, дип өметләнәсезме? Юк, сорты туры килми?! Судья Ирина Хархан Юлиянең җәза алу вакытын кичектерергә риза булмаган. Һәм булачак ана, хәзер гомуми режимдагы колониядә 3 ел гомерен үткәрәчәк. Үткәрә алса, йөклелек бик авыр бара, диләр. Аның 4 баласын да ярып алганнар. Хәзер ул төрмә изоляторында. Бүлмәдә 30 кеше. Кайберләре СПИД, туберкулез белән авырый. Юлиянең ире Георгий Николаевич, хатынының сәламәтлеге нык булмавын искәртә. Өстәвенә аның кан резус-факторы да тискәре, даими анализ тапшырып торырга кирәк. Әле күп кенә медикаментларга, хәтта лейкопластырьга да аллергия. Изолятор начальнигы үзе әйтеп тора: аларда булачак әнигә квалификацияле ярдәм күрсәтергә шартлар юк. Димәк күп бала анасын белә торып үлемгә хөкем иткәннәр.

 

Жәлләрлек булмагач, Юлия дә кеше үтергәндер, дип уйлыйсыздыр. Юк. Аны караклык өчен хөкем иткәннәр. Берсе кеше үтергән, икенчесе урлаган... Җинаятьләрнең берсе дә акланырга тиеш түгел. Ә менә бизмәнгә салганда, жәлләүгә кем мохтаҗрак икән?

 

Георгий Николаевич, тарафыннан ачылган махсус сайтта инде 3 меңләп имза җыелган. Халык миһербансызлыкка ах итә. Ханымны азат итү акциясенә хокук яклаучылар кушылды.

 

15 сентябрьдә Самара өлкә суды Круглованың кассация шикаятен караячак. Иң сәере шул: хәзер төрмә җитәкчелеге белән берлектә прокуратура үзе кассация карарына кадәр үк хатынны чыгаруны сорый. Суд кына күнми.

 

...Менә РУССИЯ СУДЛАРЫНЫҢ ЧЫН ЙӨЗЕ. Һәр судья үз намусы кушканча хөкем итә. Тик менә закон гына бу намусның иҗади киңлеген чикләми. Ике суд карары да канунга каршы килми. Суд йөкле хатынга җәзасын кичектереп, баласы үскәнен 14 ел көтеп торырга да карар чыгара ала, аны шул ук минуттан утыртып та куя ала. Судья теләсә, җәзалый, тели – аклый... Иң өстенлекле, иң зур хезмәт хакы алучы һөнәр ияләре ич алар. 100әр мең сум хезмәт хакы алып эшләүче тормыш ваклыкларына күмелеп яшәүченең хәлен аңлыймы?

 

Хәер, әнә 2 ел элек ЮКОСның элеккеге юристы Светлана Бахминаны яңа туган баласы белән азат итү өчен бөтен ил кузгалып 100 меңгә якын имза җыярга туры килде. Ил халкында намус кузгалды, ә судьяда юк.

 

Нәтиҗә шул: суд реформасы “ташка үлчим” килеп чыкты. Судьяның хезмәт хакын күтәрү, системаны камилләштерү түгел әле ул. Кануннар Иркутскидагы Анна, Тольяттидагы Юлия өчен дә, утырып чыккан, көчкә генә азат ителгән Светлана Бахмина һәм башкаларга да бердәй булырга тиештер.

 

Аннаның бәхете – ул Иркутск өлкәсе сайлау комиссиясе рәисе Людмила Шавенкова кызы. Югыйсә, якыннары, я башка зур дәдәйләре судья белән килешеп куймаса, бүген инде төрмәгә урнашкан булыр иде. Моңа иманым камил. Черек системада, болганчык суда үз мәнфәгатеңне кайгыртырга бик җиңел бит ул. Кодрәтең зуррак булу гына шарт...

 

Хәер, бу эшләр җәмәгатьчелектә мондый резонанс алгач, Юлия эше дә, Аннаныкы да башкача хәл ителер, дип өметләнәм. Тик 2 судьяның да квалификацияләренең төшерелүенә генә ышанмыйм. Алар, һәм бик күп судьялар армиясе алга таба да әнә шулай кәефләренә, башка сәбәпләргә карап язмышларны хәл итәчәк. Бу бит Русия. Русиядә шулай эшлиләр. Күз яшьләренә ышанмыйбыз без.


Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Безнең гәҗит
№ 10 | 25.08.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы