|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2020 Матбугат
«Сәйлән» проектының икенче сезоны чыга: канал эшчәнлегенә югары бәя бирелде!Тиздән тамашачы мәхәббәтен яулап алган «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының икенче сезоны зәңгәр экраннарга чыга. Шул уңайдан, «ШАЯН ТВ» каналы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм блогерлар өчен матбугат очрашуы үткәрде. Очрашу кысаларында каналның башкарма директоры, баш мөхәррире Рамилә Әхмәтзакир кызы Сәхабетдинова, мөхәррирләр бүлеге җитәкчесе Резеда Хәсәнова һәм «Сәйлән» телевизион-музыкаль проектының алып баручысы Рүзәл Әхмәдиев булачак премьераның серләре, «ШАЯН ТВ»да узган чаралар һәм яңа проектлар турында сөйләделәр. Чарада балалар каналы җитәкчеләре, «Сәйлән» фестивале финалистлары һәм беренче сезон җиңүчеләре катнашты. Студиягә килгән махсус кунаклар – әлеге очрашуның аерым бизәге булып торды. Алар арасында: Татарстан Республикасының халык шагыйре, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Разил Вәлиев; Татарстан Республикасының атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова; җырчы, «ТНВ» каналының алып баручысы Айсылу Габдинова. Әйтергә кирәк, җыелган кунаклар «Сәйлән» проектына һәм канал эшчәнлегенә югары бәя бирде! Чараның икенче өлешендә җыелган матбугат вәкилләре махсус кунаклар белән сорау-җавап форматында аралашып алды. Шуңа күрә, тиздән матбугат чараларында «ШАЯН ТВ» турында яңалыклар күп булачак! Күзәтеп барыгыз!
--- |
Иң күп укылган
|