|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2020 Җәмгыять
Җинаятьчеләрне тотарга булышкан көтүчегә 1 млн сум бирәчәкләрКалмыкиядә урнашкан Улан-Хол авылында яшәүче көтүче колониядән качкан хөкем ителүчеләрне тоткарлауда ярдәм күрсәткән. Моның өчен аны 1 миллион сум акча белән бүләкләячәкләр. Дагыстан хөкүмәтендә хәбәр итүләренчә, 30 сентябрь көнне качкыннар тимер юл буйлап китеп барганда көтүчене очраткан. Зеклар аңардан акчага Лаганьга илтеп куюны үтенә. Көтүче аның алдында төрмәдән качкан җинаятьчеләр булуын аңлап кала. Шулай да курыкмый, качкыннарны илтеп куярга ризалаша. Илтеп куйгач, полициягә җинаятьчеләрнең кайда икәнлекләрен хәбәр итә. Күп тә үтми, алар кулга алына.
Моңа кадәр төрмәдән качкан зеклар турындагы хәбәр өчен Дагыстан башлыгы Владимир Васильев 1 миллион сум акча вәгъдә итә.
23 сентябрьдә Дагыстан республикасының Шамхал авылындагы колониядә камера астын казып, хөкем ителүчеләр качканлыгы билгеле булды. Төрмә сагы җир асты тоннелен иртәнге обход вакытында күреп кала. Төрмәдә утыручыларны санагач, 6 кеше юклыгы ачыклана. Шунда ук качкыннарны эзли башлыйлар.
Ике җинаятьче үтерү өчен 14 һәм 15 елга хөкем ителгән булган, калганнар наркотиклар сатканнары өчен утырганнар. Калмыкиядәге Лагань һәм Махачкала арасында – 270 километр, автомобиль юлыннан – 120 километрга артыграк.
Җинаятьчеләрнең качуы күңелле хәл түгел, әлбәттә. Ә менә көтүчегә көтмәгәндә уңыш елмайган бит! Русча әйтмешли, кирәк вакытта кирәкле урында булсаң, шулай ул.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
--- |
Иң күп укылган
|