|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.10.2020 Ана теле
Иҗтимсөйләмнең “урам” төрләре бармы? Аларга фәнни караш нинди?Иҗтимагый сөйләм төшенчәсенең мәгънәви һәм термин буларак асылын аңлатырга керешкәндә без бу күренешнең башлангыч күзәнәге – “гаилә сөйләмен” нигез итеп алып, узган язмаларда аның төп сыйфатларына шактый тәфсилле тукталдык. Дәлил чыганагы итеп башлыча Ризаэтдин Фәхретдин хезмәтләренә таяндык. Бу очраклы түгел. Остазыбыз Р.Фәхретдинне беренче татар иҗтимсөйләм белгече (социолингвисты) дип танып, хезмәтләрен шушы юнәлештә дә җитди өйрәнергә вакыт җиткәндер.
Ул хезмәтләрдә бүген дә әһәмиятле фәнни хакыйкать чагылыш таба: иҗтимсөйләмнең төп хәсияте ул шәхси сөйләм, гаилә сөйләме вә гаиләдән тыш сөйләм төрләренең тыгыз бәйләнештә (синтезда) барлыкка килүе вә гамәлгә ашырылуы. Менә Р.Фәхретдиннең шәхси сөйләм төшенчәсен ничек күз алдына китерүенә, аның иҗтимагыйлыгын ничек төшендерүенә бер мисал – ул Габделгалям хәзрәт әл-Сабавиның тел куллану үзенчәлеген болай тасвирлый: “Бар кадәрле гыйлеме әсаслы, хәрефкәрле (төпле) мәсһәбләр һәм мәсләкләр хакында салкын канлы, мәгәр дә замана шәехләренә артык тарафдарлык итүче, ачык вә фасыйх сүзле, гакыллы вә тәдбирле, диндә салабәтле (ныклы) иде. Китап моталәгә кылуга һәвәсле булып, әһәмиятле сүзләрен яхшы саклый,
мөсамәрәне (кич белән сөйләшеп утыру) сөя, шәкердләр вә хәлфәләрдән гыйбарәт мәҗлесләрдә муҗәз (кыска һәм аңлаешлы) сүрәттә вәгазьләр сөйли, зарбе мәсәлләр (мәкаль әйтү) берлә күңелләрнең шаук вә мәхәббәтләрен хәрәкәтләндерәдер иде. Әшәррле (явыз) ләтыйфәләр (мәзәк) сөйләп, мәҗлес әһелен (гыйлем әһелләрен) көлдерәдер иде. Зарифлардан (оста сүзле) гыйбарәт бер мәҗлестә: “Императрица Екатерина тарафындан әһәмиятле хәлләр хакында низамнар игълан ителгән мәгәр дә: “һәрбер мәхдүм асылсын!” дип бер низам игълан итмәүне генә зур кысурлык дип фикер итәмен”,-- дип, бөтен мәҗлесне көлдергән иде. (Асар, Өченче җилд, 86 б. Казан: Рухият, 2010).
Әдипнең шушы “Асар” тупланмасында тасвирланган шәхесләрнең сөйләм үзенчәлекләрен бәян иткән күзәтүләре тезисыбызны анализлау өчен бик мул чыганактыр. Рәхмәт әйтеп, файдаланыйк.
Хәзер килеп, гаиләдән тыш сөйләм төшенчәсенә әйләнеп кайтсак, без әле боларына да Р. Фәхретдиннән мисалларны китерербез. Үзебез дә инде моңарчыгы язмаларда да әледән-әле телне гаиләдән тыш шартларда куллану очракларына да юлыккаладык. Тезисны (ягъни сөйләмнәр синтезын) дәвам иттерик. Бу бик табигый хәлдер – безнең яшәештә гаилә сөйләме ул күләме ягыннан тел куллануның бик кечкенә күзәнәгедер. Шәһәрдә яшәгән бала, әйтик, бишектә чагында ук әле күрше квартирның юка стенасы аркылы “Шумил камыш” дигәннәрен тыңлап үсә, бишектән кәләскәгә күчеп, урамга чыккач, домино сугып утырган агайларының “Кәҗә калдың!” лигәненә күнегә башлый. Гаилә сөйләменең чикләре киңәя бара. Моның уңай яклары белән тискәре яклары да барлыгын галимнәр дә кисәтә килгән. Бу язмаларда хезмәтләренә таянып килгән галимнәрдән Р.А.Низамов фикерләрен дәвам иттерик. “...Урамнарда, кибетләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында үсмерләрнең, яшьләрнең үзара мөнәсәбәтләренә игътибар итсәң, гаҗәпкә калмыйча мөмкин түгел. Бер-беренә дорфалык, тупаслык, шәфкатьсезлек дисеңме, ул рәхимсезлек!”
Монда сөйләм сыйфатының бик тискәре булуы да үзеннән-үзе аңлашыла. Аның асылын ачыклау, сәбәпләрен тәгаенләү, киметү юлларын күрсәтү фәннең дә бурычы. Әйтик, бу тезисларда инде “урам сөйләме”, “транспорт сөйләме”, “базар сөйләме” кебек категорияләрне билгеләп, фәнни хәсиятләрен ачыкларга омтылып карарга кирәктер. Моның муафыйк шөгыль икәнен үз тәҗрибәмнән беләм: заманында башкорт шивәсенә мисаллар эзләп Учалыда базарга, Мәскәү татарларының сөйләмен казанныкы белән чагыштырырга мисаллар эзләп, башкаланың Казан вокзалында сораштыруларым искә төшә. Файдасы тими калмагандыр.
Шулай да “гаилә сөйләме”нең әһәмиятен һич тә киметергә җыенмыйм. Совет заманында аны “кухня теле” дигән кимсетүле кушамат тагып, тискәре генә төшенчәгә калдырдылар, Хәзер үкенәбез дә бит. Кичәле-бүгенле генә Татарстан радиосында халык шагыйре Ренат Харис “кухня теле” дип авыз тутырып мактап, аңа дан җырлады, аның урынсыз түбәнсетелүенә үкенү белдерде. Терсәк якын да...
Фәнни системада, рәсми педагогикада, дәүләт кануниятендә бүген гаилә сөйләме рәсмиләштерелгән, аннан соң балалар бакчасы, мәктәп, урта һәм югары уку йорты баскычларындагы сөйләм төрләре берникадәр телгә алына, кайберләре фәндә дә урын били бара. Тик менә, әйткәнебезчә, ике арадагы күп санлы сөйләм төрләренә (шартлы рәвештә генә “урам сөйләме” дип атыйк) һаман тиешле игътибар бирелми. Сабак туплауны остазларыбыздан башлау мәслихәттер. Шәкер, мирасыбыз мулдан. “Урам сөйләме”нә Р.Фәхретдиннән бер генә мизгел: “Тәрбияле бала мәктәпкә барырга чыккач та әдәп, инсаф илә олуг кешеләр мисалында үз юлында йөрер. Хөрмәрле кешеләр очраса, сәлам бирер, әгәр дә ата вә анасының карендәш вә дустлары очраса, кулларын тотып үбеп китәр. Тәрбиясез балалар кебек як-якка каранмас. Кибет вә яки башка берәр кызыклы тамаша нәрсәләр янында юанмас. Җыелып сүзләшеп торучы кешеләр яннарында туктамас... Үзе шикелле мәктәп балалары илә яман сүзләр әйтешеп, сүгенеп йөрмәс. (Балаларга үгет-нәсыйхәт.—Казан: “Дом печати” нәшрияты, 2001.—192 б.). Бүгенгә без дә кайбер күзәтүләр белән генә чикләнергә мәҗбүр.
Яшәү урынына карап сөйләм төрләре формалашуы, әйтик, “шәһәр сөйләме”, “авыл сөйләме” булуы танылган. “Шәһәр сөйләме”нең аерым төркемчәләрен атап киттек. Тел куллану күренеше буларак аларны тарихи яссылыкта галимнәр дә таныган, арго, жаргон, шивә терминнары белән аларны анализлаган күзәтүләр дә бар. Мәсәлән, Р.Батулланың Иске бистә сөйләме турындагы күзәтүләре бүген дә әһәмиятен югалтмаган.
Сөйләм төркемчәләре хезмәт, һөнәр урынына карап авылда да бар. Мәсәлән, “ферма сөйләме”. Язучы Марат Кәбировның газет язмасыннан бер өзек: Ул ферма мөдире Сабирҗан абыйны яраткан. “Әнинең фермадан кайткач лаборант Тәрҗемә Сабирҗанны эшеннән төшертергә җыена икән, дигәнен ишеткәнмен дә ... Тәрҗемә апаның каршысына чыгып, “Син Сабирҗан абыйны төшертергә дип йөрисең икән, шиш төшертәсең син аны. Кирәгеңне бирермен әле!” дип бәйләнгәнмен. Дояркалар гына әйтә торган матур сүзләр белән сыйлаганмын. Әле мәктәп яшенә дә җитмәгән малай... Әни савымчы булгач, мин бит фермада үстем. Миңа тормыш ана сөте белән дә, тана сөте белән дә керде...(В.Т., 11 сент. 2020).
“Сөйләм синтезы” тезисы аерым шәхесләребез мисалында уйландыра. Каләмдәшебез Гөлназ Сәфәрова: “Радиога килгәнче татарча әйбәт беләм дип уйлый идем. Өйдә гел туган телдә генә аралаштык. Университетка кергәч, районнан килгән бер егет белән очраша башладым. Ул миңа смсларны да гел татарча гына яза иде. “Сәләт”кә барып эләктем – анда да татарча гына сөйләшәбез. Әмма мохит бар бит әле – шәһәрдә үскәч барыбер дуслар белән күбрәк русча аралашырга туры килде. Тапшыру алып барганда шалтыратып: “Татарча җүньләп сөйләшә белмисең, утырма анда”, диючеләр булды... Ә мин үҗәт! “Күрерсез, үземнең өлкәдә иң яхшысы булачакмын!” дидем эчемнән. Бүген инде теләсә кемне үзем татарчага өйрәтә алам. Мин – татар теле ни өчен кирәклегенең ачык мисалы. Алып баручылар арасында лидерлар рәтендә торам...” (Мин – Гөлназ Сәфәрова. Сөембикә, Сент., 2020, 13 б.).
Гөлназ – шәкертем, аның тел кулланудагы казанышларын күреп, сөенеп яшим. Аңардан үрнәк алырга теләүчеләргә дә киңәшем бар: алар аңа җиңел бирелмәде, тырышлыгы җимешләре. Берара мин университетка лекциягә иртүк авылдан йөргәләдем. Менә сеңлем белән Казанга киләбез. “Татар радиосы”, Гөлназ сөйли. Ике сүзнең берендә “...һәм инде...”. Күптән түгел генә бу синтаксик чараның татарча түгеллеген, бәлки калька—штамп икәнлеген матбугатта тәнкыйть иткән идем. Сеңлемә: “Сана әле, ничә тапкыр әйтер икән”, дидем. Егерме минутлык тапшыру төгәлләнгәч, “унсигез тапкыр”, диде.
Дәрес башлануга, Гөлназ да килеп җитте. Бүгенге тема матбугат сөйләмендә шул калька калыплар иде, тәнкыйди мисал урынлы булып чыкты, исемен әйтмәсәм дә кызыбыз кызарып, сүзсез утырды.
Күренгәнчә, һәр шәхси сөйләмнең, һәр гаилә сөйләменең барлыкка килү, үсү, камилләнү юлы, сөйләм мотивларына бәйле уңай һәм тискәре үзенчәлекләре булган кебек алар “урам сөйләме” төрләренеке дә бар. Кайберләрен ачыкларга тырышырбыз. Мәсәлән, күпчелек сөйләм төрендә әйтмә вә язма формалар каршылыгы гасырлар дәвамында яшәп килә. Проблеманың бүгенге хәленә алдагы язмада тукталырбыз.
Илдар Низамов,
филология фәннәре докторы.
Илдар НИЗАМОВ |
Иң күп укылган
|