|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Тәрбияче хезмәттәшенә үч итеп 25 баланы агулаганКытайда суд балалар бакчасы тәрбиячесен 25 баланы агулаган өчен үлем җәзасына хөкем иткән, дип хәбәр итә “Би-би-си”. Бу хәл узган елның мартында Цзяоцзуо шәһәрендә булган. Ван Юнь иртәнге боткага натрий нитриты өстәгән. Гадәттә, ул консервант буларак кулланыла, әмма зур дозада организмга зыян китерә. Хатын бу гамәлен бергә эшләгән тәрбиячегә үч итү нияте белән аңлата. Алар арасында сабыйларны тәрбияләүдә карашлар төрлелеге аркасында низаг килеп чыккан.
Нәтиҗәдә, иртәнге аштан соң 23 баланы агулану билгеләре белән дәваханәгә китергәннәр. Бер бала ун ай дәваланганнан соң вафат булган.
Бу хатын 2017 елда ирен дә натрий нитриты белән агулаган булган. Суд Ван Юньны үлем җәзасына хөкем иткән. Кытайда хөкем карары үлем инъекциясе, яки атып үтерү юлы белән тормышка ашырыла.
Фото:schoolofcare.ru
--- |
Иң күп укылган
|