|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2010 Җәмгыять
![]() ЭХ, БӘРӘҢГЕ, БӘРӘҢГЕ...Быел көзгә эш калмады. Җәй эссе булганлыктан, авыл халкының күбесе бәрәңгене вакытыннан алда, август уртасында ук алып бетерде. Тик уңыш сөендерерлек түгел. Бәрәңгенең ише юк, зурлыгы да йомырка кадәр генә. “Икенче икмәк”не ничә чиләк утыртса, шул кадәр казып алучылар да байтак. Ә сез бәрәңгене каян алырга җыенасыз? Таһир ВӘЛИХАНОВ, Мамадыш районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары:
– Безнең гаиләдә барлыгы алты кеше. Әни дә безнең белән бергә яши. Мамадышта үз бакчабыз бар. Моннан тыш әнинең бакчасында җиләк-җимеш, яшелчә үстерәбез. Бәрәңге казырга өлгермәдек әле. Әмма уңыш җитәрлек булыр дип көтәбез. Бәрәңгене аз да, күп тә ашап була. Юрганга карап аяк сузарга туры киләчәк. Каяндыр сатып алу турында уйлаган юк.
Гөлнирә АБДРАХМАНОВА, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе:
– Бүгенге көндә борчылырлык урын юк. Билгеле булганча, Белоруссиядән 40 мең тонна бәрәңге кайтарту турында килешү төзелгән. Яшелчә бүген-иртәгә кайтып та җитәчәк. Сату нокталары турында халыкка алдан ук матбугат чаралары аша хәбәр итәчәкбез. Бәрәңге җитмәс дип тә хафаланасы түгел. Халыкта ихтыяҗ булса, бәрәңгене тагын кайтарту мөмкинлеге каралган.
Фарсил ЗЫЯТДИНОВ, һәвәскәр бакчачы:
– Без бәрәңге алмаган әле. Бакчам ямь-яшел утыра. Яшелчә, җиләк-җимешкә даими рәвештә су сиптек. Шуңа күрә бәрәңгенең сабагы яшел, уңышы да ярыйсы. Тик бер дә сатып алмыйча булмас анысы. Безнең бакча кечкенә. Бер сутый җирдән кыш дәвамында җитәрлек уңыш чыкмас, мөгаен. Быел авылларда да “икенче икмәк” уңмады бит. Бәрәңгегә июль башыннан су сибәргә кирәк. Болай эшләсәң, уңыш яхшы була. Тик күп кенә авылларда бакчага сибәргә түгел, эчәргә дә су булмаганлыктан, бәрәңгене сатып алып ашарга туры киләчәк. Бүген орлыклык бәрәңгене саклау да зур игътибар таләп итә. Үсенте җибәргән бәрәңге киләсе елга утыртырга ярамый. Чөнки ул үзенең туклыклы матдәләрен югалта башлаган һәм киләсе язга кадәр сакланмаячак. Бәрәңгене үсенте җибәрә башлаганчы казып куюың хәерле.
Илфат ХӘКИМОВ, Әтнә халык театры директоры:
– Быел уңыш бик начар. Тик никадәр генә булса да, үзебезгә җитә. Чөнки без бәрәңгене әллә ни күп ашамыйбыз. Күбрәк башка төр ризыклар белән тукланабыз. Шуңа күрә кайгырмыйбыз да.
Лилия ВИЛЬДАНОВА, укытучы:
– Быел бәрәңге уңмады. Хәер, бу бер безгә генә ишелгән кайгы түгел. Бөтен тирә-күршедә шул ук хәл. Авылда бакча казучыларның хәлен: “Ничә чиләк бәрәңге чыкты?” – дип кенә сорыйлар. Кыш көне ач калмабыз әле. Хөкүмәт ярдәм итәчәк. Аның каравы быел Белоруссиядә үскән бәрәңгене ашап караячакбыз.
Айгөл ХӘЙРИ, җырчы:
– Безнең үз бакчабыз юк. Шуңа күрә әти-әнием бәрәңгене кышка җитәрлек итеп алдан ук сатып алды. Ач калмаячакбыз. Гомумән бәрәңгесез яши алмыйм мин. Бигрәк тә кыздырганын яратам. Бәрәңгене иткә караганда да күбрәк үз итәм.
|
Иң күп укылган
|