поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.06.2008 Җәмгыять

СЫРА ЭЧӘСЕҢМЕ, БАЛАКАЕМ?

Чиновникларыбыз тагын бер бәйрәмне матур гына үткәреп җибәрүләре турында отчет язганнардыр инде. 1 июнь – Балаларны халыкара яклау көне иде. Балалар газетасында эшләсәм дә, элегрәк мин бу бәйрәмгә игътибар итмәгәнмен. Ә хәзер, “әни булып эшли башлагач” мондый бәйрәмнәргә башкача – бала күзләре белән карадым. Хәер, әллә мин генә белми калдым, Балаларны яклау көнендә башкалабызда ниндидер зур чаралар булмады шикелле. Ятимнәр, инвалидлар, күп балалы гаиләдә үсүчеләр өчен ниндидер махсус кичәләр булгандыр, бәлки. Монда сүз гап-гади гаиләдә үскән гап-гади балалар турында бара. Мин белгәне өч бәйрәм – 31нче майда Черек күлдәге “Город счастья, город детства” исемле балачак бәйрәме, 1 июньдә Бауманда бәйрәм һәм 2 майда Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе оештырган “Карнавал мелодий”.

...Черек күлдәге бәйрәмнең урыны әйбәт сайланган. Уйсулыкта булгач үтәли җил йөрми. Аңлавымча, бәйрәмне ел саен Мәгариф министрлыгы оештыра. Быел да территория районнарга бүленеп, һәммәсендә балалар өчен күңел ачу чаралары: уеннар, күргәзмәләр әзерләнгән. Берничә урында агач сәхнә ясалып, төрле сәнгать мәктәпләренә йөрүче балалар чыгышы. Бөтен җирдә җыр-музыка, уен-көлке. Кыскасы, капкадан кереп уңга китсәң дә – сәхнә, сулга борылсаң да – тагын бер сәхнә. Бөтенесе “кем уздырыштан” үз җырын суза. Әмма ник берсендә адәм рәтле аппаратура булсын! Матур күлмәген киеп сәхнәгә чыккан бала җырлый-бии генә башлый... шалт  – музыка өзелә. Алып баручы хатаны төзәтү максатыннан: “Бу репетиция иде”, – дип шаяртып куя. Агач сәхнәдәге бала нәүмизләнеп аппаратура алдында катнашучы операторга карый...

Без юлыбызны дәвам итәбез. Әнә – скаутлар, әнә, тегендәрәк “туристлар” күренә. Һәммәсе үз һөнәрен күрсәтә һәм балаларга үз-үзләрен сынарга мөмкинлек тудыра. Бер урында пыяла, су һәм төсле буяулар белән рәсем ясарга өйрәнергә була. Анда-санда шамакайлар, ниндидер әдәби геройлар очраштыргалый. Кызым шуларның исемен сорый. “Белмим шул, балакаем, белмим мин бүгенге “геройларны, – дим. – Мин “смешариклар”, “телепузиклар” заманында үсмәдем”. “Шүрәле, Шүрәле, – дип шатланып кычкыра кызым. – әнием, анда Шүрәле бар”. Без “Заречье”лылар янына килеп чыкканбыз икән. Биредә татар өе ясап куйганнар да, татарча җырлап утыралар. Зу-у-ур Черек күлдә татар фольклоры өчен бар булганы, әнә, шул бер почмак! Киемнәре шактый таушалган булса да, кызыма яшел Шүрәле ошады. Ничек ошамасын, татарча белә бит ул!

“Әнием, шарлар алыйк әле!” – ди кызым Шүрәле белән саубуллашкач. Әмма бизәү өчен агачларга бәйләнгән шарлардан гайре башкасын табалмадык. Былтыр ниндидер бер коммерция фирмасы үз логотибы куелган шарлар белән флажоклар өләшкән иде. Быел андый фирмалар “Теләсә нинди телдә бәйрәмегезне оештырабыз” дигән визиткалар гына тараттылар. Һәр сузганын ала торгач, андый визиткалар бер уч җыелды. Инде боларны каядыр ташларга кирәк бит. Ни кызганыч, балалар җыены өчен махсус чүп савытлары куярга “онытканнар” икән. Шуңа күрә, асфальт визиткалар һәм туңдырма кәгазьләре белән түшәлгән. Кыскасы, биредә туңдырма белән баллы мамыктан башка әйбер сатмыйлар булып чыкты. Хәер, бер урында кытай пистолетлары сатып торганын күрдек, бәйрәм ямен бозып уенчыкның сертификатын сорап тормассың бит инде, ары киттек. Паркны берничә кат аркылыга-буйга урап чыксак та, су һәм сок ише иң кирәкле әйберне дә табалмадык. Дөрес, биредә эчәр су булмаса да, әти-әни акчасын “урнаштырырга” урыннар күп иде. Мәгариф системасында эшләүче оста куллы ханымнар түгәрәкләрдә балалар белән төрле предметлардан ясаган картиналарны, күннән эшләнгән брошка, кулоннарны, җеп талисманнарны сатып торалар иде. Әмма брошкагыз матур булса да, сусаганда аны эчеп булмый! Баламны сусавын оныттырып уеннар белән алдамакчы булам. Биредә туп ыргытып аны кәрзингә тидерергә, “балык тотарга”, асфальтка яки кәгазьгә рәсемнәр ясарга мөмкин. Әмма бер уен өчен дә приз бирмиләр булып чыкты. әрсезрәк балалар сорап та карадылар. “Кызганыч, бетте”, – диде оештыручылар. Минем кызым әле уенда җиңгән өчен приз алу тәртибен белми. Ә мин, киресенчә, кызым кәрзингә туп салган яки кәгазьгә фломастерлар белән рәсем ясаган өчен үземнән акча сорамаганнарына сөенәм...

Нәтиҗә: Беренчедән, балаларны халыкара яклау көненә багышлап оештырылган чаралар ата-ана кесәсен бушату өчен эшләнә. Икенчедән, халык җыелган җирдә ышанычлы сәүдә нокталары булмау сәер. Өченчедән, бәйрәм оештырылган икән, димәк, аңа күпмедер күләмдә акча каралган, иманым камил, сметага “призлар” дигән пункт кертелгән була. Кайда соң ул призлар? Уенда җиңеп, ручка белән карандаш алса да күңеле була бит ул бала-чаганың.

2 июнь көнне Г.Тукай исемендәге Татар Дәүләт филармониясе балалар өчен “Карнавал мелодий” исемле шәфкатьлелек акциясе оештырган иде. Билетлар ятимнәр йортларына, аз керемле гаиләләргә, күп балалы гаиләләргә бушка таратылган. Әлеге категориягә кермәгән балалар да шактый иде – алар бай киемнәре белән үк аерылып тора.

...Зур “сыер” белән исәнләшеп эчкә үтәбез. Музыкантлар уенын тамаша кылып өскә күтәреләбез. Фойеның бер почмагында рус телендә курчак театры бара. Казан Дәүләт мәдәният һәм сәнгать академиясе студентлары икән. (Кызым йөргән балалар бакчасына да шундый үзешчәннәр килеп театр куялардыр инде дип уйлап куйдым, бүген дә кызым спектакль карасын өчен 40 сум акча калдырып киттем). Икенче урында китап саталар. Русчаны, әлбәттә. (Бәлки Татарстан китап нәшриятын яки “Мәгариф”не чакырсаң, татарча китап та сатылган булыр иде). өченче урында филармония концертларына 15 процент ташламалы абонемент билетлары сатыла. Кыскасы, акчалы әти-әниләр өчен кесә юкартырга мөмкинлекләр тудырылган.

“Әнием, су эчәсем килә”. Йә Аллам, өченче көнне генә “авызым бер пеште” ләбаса, тагын термосымны онытканмын. Буфетка керәбез. Сок сорыйм. Буфетчы кызлар чәй яки кофе тәкъдим итәләр. Беренчедән, аның суынганын көтәргә вакытыбыз юк, хәзер залда тамаша башлана, икенчедән, кызым чәй яки кофе яратмый, өченчедән, гафу итегез, сыра эчеп торган туташлар янында кызымны бастырып торырга теләгем дә юк. Киштәләрдә тезелеп киткән сыра шешәләренә күз салам да, кызлардан кайнаган су сорыйм. Пластик стаканга салынган, пары чыгып торган суны күтәреп залга узам. Суыныр әле... Суы да чәйнеккә фильтрдан үткәрелмичә генә чәйнеккә тутырылган булып чыкты, тәмсез. Залда филармония директоры Кадим Нуруллин очрый. Мин аңлатуын сорыйм. “Менә, шундый хәл килеп чыкты, заказ бирдек, китермәделәр...”, – ди ул “фирменный” елмаеп. “Ә ул сыра шешәләрен һичъюгы балалар килгән көнне җыеп куеп булмый идеме?” “Буфет безнеке түгел, шәхси эшмәкәрнеке”. Монысын мин аңлап бетерә алмадым, буфет аларныкы булмаса, бина аларныкы ләбаса дип уйлыйм. “Куабыз без аны!” – дип “тынычландыра” мине директор һәм “Хәзергә шул суыгызны суытыгыз инде”, –дип елмая. Без урыс бәйрәмен тамаша кылырга дип урыннарыбызга утырабыз. Матур оештырганнар. Шамакайлары да матур, нәни мисслар да, итальян ариясен башкарган Резидә Галимова да ошады...

Чыкканда ишек төбендә тартмалар өелгән иде. Бушка туңдырма тараталар икән...

– Кызым, бәйрәм ошадымы?

– Ошады, әнием, бик зур рәхмәт, – дип җавап бирә кызым.

– Нәрсә ошады соң, кызым?

– Шарлар...

 


Рузилә МӨХӘММӘТОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.06.2008
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»