поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
24.08.2010 Спорт

КӨРӘШТӘ ЧЫНЫКСЫН ЯШЬ БУЫН

Россия физкультурачылары көне уңаеннан редакция бер төркем спорт активистлары, милли көрәш белән шөгыльләнүчеләр, тренерлар белән “Түгәрәк өстәл” оештырды. Анда сүз яшь буынны сәламәт итеп тәрбияләү, спортка тарту, сабантуйлар нәтиҗәләре, милли спортның үсеше, алда торган бурычлар турында булды. “Түгәрәк өстәл”не редакциянең бүлек редакторы И. АМИНОВ алып барды. Фикер алышуда өлкәнең билбаулар белән көрәш федерациясе президенты Рамил САЛИХҖАНОВ, атаклы тренер һәм көрәш остасы Зәки ВЕЛИМЕЕВ, Бозлау мәктәбе физкультура укытучысы Вәлиулла ЮСУПОВ, билбаулар белән көрәш буенча дөнья чемпионнары Ханнән МУСИН, Рушан РАМАЗАНОВ, сабантуйларда урта үлчәмдә җиңүләргә ирешүче көрәшче, судья Максут СӘМИУЛЛИН (Рбишча) катнаштылар.

 Фикер алышуны башлап Рамил САЛИХҖАНОВ көрәш федерациясенең эшчәнлеге, планнары, проблемалар турында сөйләде.

 

– Авылларыбызда сабантуйлар гөрләп китте. Әлбәттә, төрле авылда төрлечә, ләкин зур оешканлык белән үтә бәйрәм.

 

 Милли спортыбызга килгәндә, биредә проблемалар байтак әлегә. Күбесе авылларда көрәшчеләр, бигрәк тә олырак яшьтәгеләр һәм көрәш яратучылар: “Ник элеккечә, өчне егып, очколарсыз финалга керү юкка чыгырылды?” – диләр. Бабайлардан килгән сабан туе традициясенең юкка чыгарылуы аларны борчый. Әмма заманалар үзгәрде. Уйлап карагыз: элек мәйданга йөзләп көрәшче егетләр чыга иде, ә бүген? Бүген һәр сабантуйда шул ук бер-ике дистә көрәшчеләр ярыша. Бу күренеш абсолют авырлыкта бигрәк күзгә бәрелә. Кайсы авылга барсак –шул ук Мусин, Рамазанов, Сәбитов һәм тагын берничә кеше финалга чыга. Арасында яшьләребез берле-икеле генә. Алары да шәһәрләрдән ялга килгән егетләр.

 

 Элеккечә көрәшкә кайтмабыз инде күрәсең, чөнки әле һәр өлкәдә спорт федерацияләре оешты, бердәм көрәш кагыйдәләре бар. Сабантуйларда гына түгел, төрле дәрәҗә ярышларда да шул тәртип буенча көрәшәләр. Без бабайлар традициясенә тотынып калсак, үсеш туктала, зур мәйданнарга чыга алмыйбыз.

 

 Федерация оештырдык икән, анда бит байтак финанслар да кирәк. Узган елда өлкә спорт департаменты аша100 мең сум бирделәр, быел 50 мең сум гына. Бу акча берничә көрәшчебезне күрше өлкәдә үткәрелгән бер ярышта катнаштырырга гына мөмкинлек бирә.

 

 Спонсорлар эзләгез, диләр, ә алардан соң күпме сорарга була? Дөрес, ярдәм итүчеләр бар. Аеруча Садековлар гаиләсенә (З.Рбишча, “Волга-Петролеум”) олы рәхмәтемне белдерәсем килә. Быел алар Сергачта Шазам Сафин турнирын үткәрү өчен зур ярдәм күрсәттеләр. Мансур Сәит улының туганнары Абдулхамит истәлегенә багышланган турнирны шул залда ук матур итеп үткәрделәр. Әмма алар гына милли спортыбызны якларга тиеш түгел бит. Әле тагын берничә спонсор белән сөйләшүләр алып барабыз.

 

Федерация җәелеп эшләсен өчен күпме акча кирәк соң?

 

– Әгәр Россия төбәкләрендә, мәсәлән, Дагстанда үткәрелә торган турнирда командабыз катнашса, барлык чыгымнарны күздә тотып, аз дигәндә 1 миллион сум кирәк. Әгәр командабызны әзерләү өчен тренерларга, ярышлар уздырганда судьяларга бераз түли алсак, миңа калса, эшебезнең сыйфаты, дәрәҗәсе күтәрелер, нәтиҗәләребез югарырак булыр иде. Бүген безгә акча һәм тренерлар кирәк. Шунда гына милли спорт аша яшь буынны сәламәт итеп тәрбияли алырбыз.

 

 Зәки ВЕЛИМЕЕВ:

 

– Мин вице-президент буларак түгел, күбрәк өлкә көрәшчеләре командасының баш тренеры дип танылдым. Әлбәттә, бу мактану түгел, чынбарлыкта шулай. Ханнән Мусинның тренеры буларак тарихта беренче мәртәбә абсолют дөнья чемпионы исемен яуладык. Бүтән көрәшчеләр дә минем “кул аша” уздылар һәм шактый югары нәтиҗәләргә ирештеләр һәм ирешәләр.

 

 Татарстанда көрәш үзгәчәрәк. Безнең егетләрне аларча да, безнеңчә дә көрәшергә өйрәтә алсак, нәтиҗә шактый югары булыр иде. Узган елның декабрендә Казанда булып кайттык. Анда Россиянең 40 регионыннан билбаулар белән көрәш федерацияләре әгъзалары киңәшмәдә катнашты. Шуннан соң күп тә үтмичә Татарстаннан спорт осталары Пильнага килеп мастер-класс күрсәттеләр. Безнең яшь көрәшчеләргә, балаларга бу бик кирәкле чара булды. Билбаулар белән көрәш колач җәя – без бүген шуны аңларга, көрәшнең дәрәҗәсен үстерергә тиешбез. Алдыбызга куелган мәсьәләләрне чишә алсак, яңа чемпионнарыбыз да булыр дип беләм.

 

 Әмма биредә дә проблемалар юк түгел. Әйтик, кыш айларында үткәрелә торган турнирларда Шөбиле, Грибан, Камка мәктәпләре укучылары катнаша, анда түгәрәкләр эшли. Ә мәктәпләр кыскартылу сәбәпле андагы түгәрәкләр ябылырга мөмкин. Ә бит анда база бар.

 

Күптән түгел “Туган як” Казанда үткәрелгән беренче дөнья чемпионаты турында “Аяк чалма, эчтән алма” дигән мәкалә бастырган иде. Анда өлкә федерациясе исеменә дә тәнкыйть булды. Бәлки дөрес тә язылгандыр, әмма бүген заман үзгәрде. Бу ярышта Татарстан үзе хуҗа иде, чемпионат казанча көрәш кагыйдәләре буенча үтте. Билбаулар белән татарча (казанча) көрәш буенча дөнья чемпионаты әлегә кадәр үткәрелгән юк иде. Бездә үткән булса, үз федерациябез үз таләпләрен куйган булыр иде. Безгә әле үзебезчә дә, казанча да оста көрәшергә өйрәнергә кирәк дип беләм.

 

 Рушан РАМАЗАНОВ:

 

– Минемчә, моның өчен авылларда көрәш түгәрәкләре булсын. Шәһәрдә бу эшне оештыру җиңелрәк, чөнки спорт мәктәпләре, спорт клублары бар. Тренерлар да шунда яшәп, шунда эшлиләр. Мин үзем авылда туып-үстем, тик язмыш Мәскәү белән бәйләде. Сабантуйларда, төрле турнирларда җиңүләргә ирешкәч башта Мәскәү, аннары Россия җыелма командаларына керә алдым. Һәм моңа бер дә үкенмим. Ә Нижгар өлкәсе көрәшчеләре катнашкан турнирларда һәрвакыт туган ягым өчен булам, кайвакыт судьялар белән дә бәхәсләшергә дә туры килә. Кайда гына ярышларда катнашсам да, үземне Түбән Новгород өлкәсендә туган дип әйтәм. Күбрәк Мәскәү командасы өчен көрәшергә туры килсә дә, мин нижгар көрәшчесе!

 

 Кызганычка каршы, соңгы елларда сабантуйларда абсолют үлчәмдә көрәшүчеләр саны бик аз, күбесе җиңел һәм урта үлчәмнәрдә көрәшә. Ә бит абсолют авырлык иң матур, иң күркәм күренә торган көрәш, сабантуйлар, турнирлар яме шунда дип беләм.

 

 Ханнән МУСИН:

 

– Әйе, авылда көрәшчеләр азая бара, ярый әле шәһәрләрдән кайткан егетләребез мәйданга чыга. Мин көрәшергә тотынганда финалга сигез-ун пар чыга иде, көрәшергә дә кызык булды.

 

 Безгә балалар белән күбрәк эшләргә кирәк, өлкә, ил чемпионын, авыл сабан туе батырын тәрбияләү мәктәп спорт залларыннан башлана бит.

 

 Әлбәттә, соңгы елларда кыш айларында үткәрелгән турнирлар балалар өчен зур стимул булды. Төрле авыллар көрәшчеләре белән очрашып көч сынашу татарның бердәмлеген дә ныгыта дип уйлыйм.

 

 Максут СӘМИУЛЛИН:

 

– Бүген безгә татар авыллары балалары өчен аерым бер спорт мәктәбе ачасы иде. Безнең буын бит күбесе сабантуйларда ярышып үсте, турнирлар аз була иде. Әгәр якын киләчәктә Сергач физкультура-сәламәтләндерү үзәгендә татарча көрәш мәктәбе ача алсак, шунда оста тренерларыбызны тупласак, Нижгар өлкәсе командасы шактый уңышларга ирешер иде. Яшь буын урам тәрбиясендә түгел, спорт залларында мавыгып үссен иде.

 

Вәлиулла ЮСУПОВ:

 

– Спас районында билбаулар белән көрәшне берникадәр торгыза алдык дип әйтә алам. Татар Моклокасында, Бозлауда, Тукайда көрәш түгәрәкләре эшли – монысы уңай күренеш. Тик мәктәпләрдә балалар саны елдан-ел кими бара. Икенчедән, бүгенге балалар спорт белән мавыгырга ул кадәр яратмый, күбрәк компьютер белән кызыга. Аларны спортка тартуы бик кыен. Өченчедән, шул ук көрәшче егетләребез мәктәпне тәмамлап институтларга китәләр дә, “югалалар”. Ә бит араларында өметле көрәшчеләр бар. Мәсәлән, Түбән Новгородта укучы студентларга билбаулар белән көрәш түгәрәгенә йөрер өчен шартлар юк диярлек. Ярый әле Дзержинскта якшатыбыз Зәки Үмәров яшь көрәшчеләрне кайгырта.

 

Тагын бер фикерне дә әйтеп үтәсе иде. Ел саен өлкә авылларында дистәдән артык сабан туйлары үтә. Бәлки сабантуйларда җиңүче көрәшчеләрне кайсыдыр районда үтә торган бер сабантуйда ярыштырыргадыр. Әйтик, анда җиңүче киләсе ел сабан туена кадәр абсолют батыр исемен йөртер иде.

 

 Ни генә әйтсәк тә, билбаулар белән көрәшебезне саклап калырга, өлкә, ил, Европа, Бөтендөнья чемпионатларына үз командабызны йөртергә кирәк. Әгәр шулай булмаса, көрәш сабантуйлар дәрәҗәсендә генә калырга мөмкин.

 

 “Түгәрәк өстәл” артында шулай ук мәктәпләрне үзгәртеп кору, эреләндерү белән кайбер авылларда физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр чикләнү, балалар аз булу сәбәпле спорт түгәрәкләре ябылу, Уразавыл мәктәбе базасында район көрәш мәктәбе булдыру, гомумән, милли спортны милли районда приоритетлы спорт төре дип игълан итү, районнар бюджетыннан көрәш федерациясен өлешләп финанслауга ирешү, алдагы турнирларда катнашу турында да сүз барды. “Түгәрәк өстәл”дә катнашучылар анда күтәрелгән мәсьәләләргә кабат кайтырга булдылар.

 

 

Автор фотосы.

 


И.АМИНОВ
Туган як
№ 32 | 06.08.2010
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»