поиск новостей
  • 16.04 Ашина. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Хыялый. Тинчурин театры, 18:30
  • 17.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Труффальдино — слуга двух господ» Кариев театры,18:30
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 16 Апрель
  • Илтөзәр Мөхәмәтгалиев - актер
  • Зәйнәп Камалова (1899-1977) - актриса
  • Юрий Балашов - журналист
  • Гөлшат Имамиева - җырчы
  • Рафил Әхмәтханов - көрәшче
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.09.2020 Җәмгыять

Розалия Зәкиева Ютуб каналында килен белән кайнаналарга багышлап ШИГЫРЬ укый

Нәфис сүз остасы һәм танылган алып баручы Розалия Разых кызы Зәкиева үзенең Ютуб каналында үзенчәлекле шигырь укып, интернетка урнаштырган. Видеоязмада ул киленнәр белән кайнаналар, алар арасындагы мөнәсәбәтләргә багышлап, Гамил Авзалның "Кайнана" шигырен укый. Бу тема, һичшиксез, бүген генә түгел, һәрвакытта да актуаль булып кала торган тема.

 
Артистканың Ютуб каналында башка видеоязмалар да күрергә мөмкин.
 
Сүз уңаеннан, Розалия ханым Зәкиева 1957 елның 31 мартында Казан шәһәрендә туган. 
 
Ул 1981 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Р. Зәкиева 1981 - 1992 елларда   Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә алып баручы, конферансье булып эшләү дәверендә  бик күп күренекле сәнгать осталары белән бергә халкыбызга хезмәт итә. Ул милли әдәбиятыбызның иң матур үрнәкләрен, фольклор әсәрләрен илебез буенча һәм Германия, Төркия, Швейцария, Австрия, Польша кебек чит ил сәхнәләрендә пропагандалый.
 
Истанбул медицина университеты оештырган “Дуслык күпере” фольклор фестивале белән Европа буйлап йөргәндә Казан ханбикәсенә багышланган “Сөембикә бәете” музыкаль-әдәби композициясе аның визит карточкасына әверелә. Р. Зәкиеваның  репертуарында реприз яки конферанслар кебек  кыска эстрада номерлары белән беррәттән, классик татар әдипләренең  зур күләмле әсәрләреннән өзекләр дә урын алган.
 
Г. Исхакыйның “Остазбикә”се, Кандалый, Дәрдемәнд поэзиясе; М. Мәһдиев иҗаты, Ф. Хөснинең Г.Тукай турында язылган “Энҗеле калфак” хикәясенә Зөлфәтнең Тукай шигырьләрен кертеп төзегән әдәби композициясе, Ф. Шәфигуллин юморы, Р.Фәйзуллин, Д. Сирай, Х. Әюпов, И. Юзеев, Р. Харис, Э. Шәрифуллина, Зөлфәт һәм башка шагыйрьләребез язган әсәрләр Р. Зәкиева башкаруында бик күп сәхнәләрдә һәм телеэкраннар аша яңгырап ирешелде. Әлеге әсәрләрнең күбесе Әдилә Ибушева уйнавында скрипка моңы яки Оскар Гомәров җитәкчелегендә “Рух” скрипкачылар ансамбле, Тәлгат Әхмәтовның фортепианода яңгыраткан милли көйләребез белән бик күп сәхнәләрдә,  “Чулпан”, “Җомга көн кич белән”, “Әлли-бәлли” һ.б телевизион тапшыруларда  үрелеп бара. Татарстан районнары һәм Казан мәктәпләрендә балалар өчен махсус  шигъри һәм чәчмә әсәрләрдән төзелгән программалар белән чыгыш ясый ул.
 
2011 елда Р. Зәкиева Г. Тукай шигырьләре тупланган “Сабыйга” дип аталган аудиокассета чыгара. Ул бөек шагыйрьнең  бик күп әсәрләрен Мөнирә һәм Сәгыйт Хәбибуллиннар җитәкчелегендәге халык уен коралары оркестрына кушылып   башкара.  Аның иҗатында балаларга багышланган программалар күпкырлы, алар арасында Ф. Яхинның "Сөембикә кыйссасы”, төрле халык әкиятләре, шигырьләр, хикәяләр бар.

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»