|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2020 Җәмгыять
Күпбалалы ананы сабыйларын ташларга нәрсә мәҗбүр иткән?
Белоретта яшь, ләкин инде күпбалалы ана авыр тормыш шартлары аркасында үзенең өч баласын дәваханәдә калдырырга мәҗбүр булган. Урындагы социаль челтәрләрдә аның танышы, балаларын дәваханәдән алып китүен сорап, пост чыгарган. - Надя, балаларыңны ал әле, зинһар. Аларга карап йөрәгең ничек түзә? Кечесенә бит нибары 2 ай! Кире кайт, зинһар, алар сине көтәләр һәм яраталар! - ди күке ананы акылга китерергә тырышкан бу хатын.
Әлбәттә, комментарийларда яшь хатынга гаеп ташлаганнар: янәсе, тәрбияли алмагач, ни өчен "үрчергә". Озакламый элемтәгә күпбалалы ана үзе дә чыккан, ул үз гамәлен ярлылык белән аңлата.
- Аларны калдыру яки ташлап китү турында минем беркайчан да уйлаганым да юк иде. Мин авыр тормыш хәлендә калдым. Иртә кияүгә чыктым, гаиләмне үзем карадым, ирем эшләмәде. 8 ай йөкле булганда мин тол калдым, кызым ирем үлгәннән соң туды. Хәзерге вакытта минем тормышым авыр, мин яшәгән җирдә шартлар юк, - ди Надежда П.
Хатын-кыз, йорт төзекләндергәч, балаларны һичшиксез алачакмын, дип ант итә, әмма әлегә аның акчасы юк.
Социаль челтәрләрдә аны акча өчен бала табуда, бу акчаны үзенә тотынуда һәм башка ирләргә таратуда да гаеплиләр. Әмма дөреслекне әлегә ачыклап булмый. Фото:ufa.kp.ru
--- |
Иң күп укылган
|