поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
28.09.2020 Җәмгыять

Самара шәһәре үзенең 434нче туган көнен билгеләп үтте

11 – 13 сентябрьдә Самара шәһәре үзенең 434нче туган көнен билгеләп үтте. Зурдан кузгалгач диптер инде, оештыручылар Халыклар дуслыгы көнен дә шул программага кертеп җибәргәннәр. Һәм сентябрьнең җылы матур көнендә узган шәһәр көне аллы-гөлле милли бизәкләргә дә бизәлеп, Самара һәм Тольятти халкының күңел кылларына кагылып узды. Шулай итеп, быелгы Халыклар дуслыгы көне икегә бүленде, дип әйтергә була.

Самараның Куйбышев мәйданында узган “Тарих эчендә” фестивале кысаларында Самара өлкәсе районнарында иҗат итүче милли коллективлар чыгыш ясады. Новокуйбышевскиның “Сеспель” чуваш фольклор коллективы, Волжский районының “Дубравушка” халык ансамбле, региональ мордва милли-мәдәни автономиясе каршында эшләүче «Вияна» җыр ансамбле, Чапаевскиның «Забава» фольк-лор ансамбльләре һәм башка коллективлар чыгышы үз тирәсенә күпсанлы халыкны җыйды.
 
Ә Халыклар дуслыгы көненең төп чаралары Тольяттида узды. Моның сәбәбе дә бар – быел Автоградта беренче автомобиль эшләп чыгарылуның 50 еллыгы уңаеннан Самара өлкәсендә Тольятти елы игълан ителгән иде.
 
Тольятти Үзәк районының Азатлык мәйданында узган “Без барыбыз да - Россия” дип аталган этно-ярминкәгә кемне дә көчләп китерүче булмады. Бу бәйрәм биредә беренче тапкыр уздырылгангамы, кеше шактый күп иде. Бигрәк тә кечкенә балалар һәм ата-аналар аны үз итте. Мәдәният йорты янындагы скверда алар өчен уеннар һәм кул эшләре буенча остаханәләр оештырылган. Биредә һәр бала этник стильдә уенчыклар һәм рәсемнәр ясады, төрле милләт халыкларына хас булган милли бизәкләрне буяды, беләзекләр һәм муенсалар ясап киде, конкурсларда һәм ярышларда катнашты, призлар белән бүләкләнде...
 
Мәйданга кергәндә өлкә Халыклар дуслыгы йорты уздырган рәсемнәр күргәзмәсе игътибарны җәлеп итә. Шенталыдан - Әдилә Гыйлаҗева, Сколково авылыннан - Алсу Хасилова, Малый Толкайдан - Әмин Сәлимов, Ыргыз авылыннан - Алсу Хәлимова, Самараның 65 санлы мәктәбеннән - Эльвира Хәниева, 162 санлы мәктәбеннән - Лилия Мостафина һәм Подбельскида яшәүче Камилә Мөрхәбинованың рәсемнәре халыклар дуслыгы темасын яктыртып кына калмаганнар, татар әкиятләренә, татар гаиләсенең көндәлек тормышы темаларына да мөрәҗәгать иткәннәр. Башка милләт балаларының да рәсемнәре күз явын алырлык һәм төрле темаларга ясалган иде.
 
Мәйдандагы күпсанлы арт-объектлар һәм фотозоналар тирәсендә халык гөжләп тора. Осталар шәһәрчеге, мастер-класслар, конкурс һәм викториналар күңелләрнең милли кылларын чиертү өчен булса, Бөек Җиңү темасына багышланган стендлар һәм чыгышлар сугышта җиңгән төрле милләт халыкларының батырлыгын күрсәтү, яшь буын кешеләрендә патриотизм хисләре тәрбияләү ниятендә эшләнгән. Ә кем бик теләп тә этно-ярминкәгә килә алмаган булса, бәйрәмне интернет аша карый алды.
 
Ә мәйданның үзәге Тольятти һәм Самара Халыклар дуслыгы йортларында эшләүче милли оешмаларга бирелгән. Күргәзмәләргә куелган милли бизәкле чигешләр һәм паласлар, савыт-саба, милли матбугат үрнәкләре арасында татар өстәле кояш нурларында балкыган җиз самавырлары белән аерылып торды. Янында самавырлар хуҗасы да табылды – Сабирҗан Насыйров 40 еллар чамасы борынгы самавырлар җыю белән шөгыльләнә икән. Ул йөз яшеннән дә узган самавырларны чүплектән дә күтәреп кайтырга озак сорап тормый, бик ошаганы булса, интернеттан да сатып ала, икесе бертөрле булса, алмаша, үзе булдыра алмаса, Казанга илтеп реставрация ясата икән. Кыскасы, шушы көннәрдә 70 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Тольятти татар автономиясе рәисе урынбасары Сабирҗан Хәсән улы коллекционер да булып чыкты. Кызганычка, шаулы мәйдан шартларында аның белән әйбәтләп сөйләшергә мөмкинлек булмады, ләкин киләчәктә очрашып, интервью алырга исәп бар.
 
 
Тольяттида узган Халыклар дуслыгы бәйрәме нәрсәсе белән ошады – “выездной” бәйрәмдә элек безгә таныш булмаган коллективларның чыгышларын күреп кайтырга насыйп булды. Үзебезнең “Ялкынлы яшьлек” ансамбле солистлары Илнур Алтынбаев һәм Искәндәр Әхмәтовның һәм биючеләр төркеменең чыгышы, Тольяттида татар гаиләсендә тәрбияләнеп үскән рус кызы Анастасия Бажутованың татар биюе һәм Светлана Исхакованың чыгышы күңелгә ята төште, әлбәттә. Шулай да халык немецларның - “Эрика”, еврейларның - “Минара”, украиннарның - “Днипро”, белорусларның “Купалинка” кебек көчле коллективларның (барысы да Тольятти Халыклар дуслыгы йортында шөгыльләнәләр) җыр төркемнәре чыгышларын алкышлар белән каршы алды, хәтта дәртле җыр яңгыраганда, мәйдан алдына чыгып биергә базучылар да булды.
 
Бәйрәм ахырында без тагын татар күргәзмәсе янында җыелдык. Тольятти татар автономиясе рәисе Ислам хәзрәт Гомәров, аның урынбасары Сабирҗан Насыйров, мәдәни-агарту хезмәте җитәкчесе Алия Мусина һәм Тольяттиның “Идел” җыр һәм бию ансамбле җитәкчесе Зөлфия Галиханова, чәй эчкән арада, милли оешмаларның бурычлары һәм эшчәнлеге турында сөйләшеп тордылар.
 
- Татар халкы үзенең мәдәнияте һәм сәнгате белән горурлана, аны ничек тә булса саклап калуны кирәксенә икән, пассив рәвештә радио һәм телевидениедән җыр тыңлап һәм бию карап утырып кына милләтне саклап калып булмавын аңласын иде. Мөмкин кадәр күбрәк татар яшьләре менә шундый чараларда катнашырга тырышсыннар, үз телебездә аралашсыннар, шигырьләр һәм җырлар өйрәнсеннәр, башка милләтләр белән ярышып, уздырып та җибәрерлек итеп, чыгыш ясарга омтылсыннар иде. Шулай гына без алга бара алачакбыз. Халкыңның күңелен ишетәсең килсә, җырын өйрән, - дип фикерләре белән уртаклашты Зөлфия ханым.
 
Эх, бөтен кеше дә аның кебек уйласа икән!
 
Автор фотосурәтләре.
 
ТНКАТ активистлары - Сабирҗан НАСЫЙРОВ (сулдан уңга), Зөлфия ГАЛИХАНОВА, Ислам ГОМӘРОВ, Алия МУСИНА, Анастасия БАЖУТОВА, Светлана ИСХАКОВА.

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Бердәмлек
№ --- | 28.09.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»