|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.09.2020 Дин
Кабергә чәчәк утыртырга ярамый диләр. Бу дөресме?
Укучыларыбызда дингә, мәрхүмнәр дөньясына кагылышлы сораулар туып тора. Без аларны бергә тупладык һәм Казанның “Шамил” мәчете имамы Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдингә юлладык. Тулы җаваплардан һәркем үзенә кирәкле файдалы мәгълүмат алыр дип өметләнәбез. — Бездә яңа татар зираты ачылды. Анда чардуганнар кую рөхсәт ителми. Нишләп халык белән киңәшмичә шундый таләп куялар икән? Чардуганны гомер-гомергә куйганнар бит инде. Элек ул агачтан иде, агач чардуган череп бетеп кабер өстенә аварга тиеш диләр иде. Аннан кабер өстенә агач утыртырга кирәк, ул череп авып төшкәнче зекер әйтеп, мәрхүмне кабер газапларыннан саклап тора дип ишеткәнем бар.
— Беренчедән, зират, каберстан ул ахирәт белән бәйле урын. Аның дөнья белән бәйлелеге юк. Кешеләр үлгәннән соң без аларны дин кушканча мәңгелеккә әзерлибез. Иң элек ул дин кушканча госел коендырыла, аннан дин кушканча ап-ак кәфенгә төрелә, соңыннан дин кушканча аңа җеназа намазы укыла, аннан дин кушканча аны зиратка алып китәләр һәм дин кушканча күмәләр. Инде иң азакта, халык нәрсә әйтә дип түгел, ә дин кушканча, аның өстенә чардуган куялар яки куймыйлар. Зиратта булган барлык хәлләр дин кушкан сүзгә таянып эшләнергә, Коръәнгә, Мөхәммәт (с.г.в.) хәдисләренә, мөгтәбәр галимнәрнең фикерләренә нигезләнергә тиеш, ә каядыр кемдер әйтте, халык шулай уйлады дип түгел. Диндә җир карынына кертелгәннән соң мәрхүмнең өстенә нәрсәдер куегыз, чардуган булсын, ул агачтан булсын, тимердән яки таштан булсын дигән сүзләр юк. Ә бары тик кеше күмелгәннән соң аның өстенә таш куегыз һәм ташына аның исемнәрен языгыз дигән нәсыйхәт бар, дин сүзе шуның белән генә чикләнә.
Ә чардуган куюга килгәндә, аны мөселман халыклары бар иткәннәр. Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) вакытында ул булмаган, кеше үлгәч аның кабере өстенә таш куйганнар һәм ташка исемен язганнар. Чардуган кую соңыннан гына, хайваннар кереп, кабергә зыян салмасыннар дигән максаттан гына барлыкка килә. Мин дә авылда үскән бала, элек каберләр генә уратып алына иде, ә зират тирәләре тотылмый иде. Мал-туар кереп зыян салмасын дип, зират тирәләрен соңыннан гына тотып ала башладылар. Ягъни, чардуган куюның асыл хикмәте шунда. Ул мәрхүмгә кирәк түгел, ул аның халәтенә ниндидер үзгәреш кертми. Шуңа күрә бүгенге көндә чардуган кую мәсьәләсе инде телгә алынмый. Мин үзем Буа ягыннан, әле күптән түгел шунда кайткан, зиратка кергән идем, каберләргә чардуганнар бик тыгыз куелганга күрә, кешеләр мәрхүм якыннары янына да бара алмыйлар. Казандагы Иске татар зиратында да шул ук хәл. Кабер янына килеп утырып, дога кылырлык түгел. Ягъни, күп очракта бу чардуган исәннәргә дә зарар китерә. Бүгенге көндә зиратлар тоташ уратып алына, анда сыер да, сарык та, бер хайван да керми, дөресен генә әйткәндә, күп авылларда көтү дә йөрми. Мәрхүмгә бездән бара торган нәрсә: яхшы сүзебез һәм хәер-догабыз, шуннан тыш аңа бернәрсә кирәк түгел. Без аның каберен янына барып дога кылыр өчен генә билгелибез.
Агач утыртуга килгәндә, мәрхүм күмелгәннән соң аның өстенә агач утырту диндә бар, дин моңа уңай карый. Мөхәммәт гәләйһиссәлләм вакытында шундый бер хәл була: шәкертләре аның бер агачны урталай сындырып берсен бер җиргә, икенчесен икенче җиргә кадап куйганын күреп алалар. Шуннан Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: “Биредә кешеләр күмелгән, шушы агач үсеп чыкканнан соң аларга истигфар, дога кылып торырлар һәм кабер газабын җиңеләйтерләр”, — ди. Шуңа күрә кеше үлгәннән соң аның кабере өстенә агач утырту гадәте диннән алынган, ул дингә каршы килми. Ләкин, шулай ук Гарәбстанда агач сирәк күренеш, чөнки утыртканнан соң аңа тәрбия кирәк, анда агач үз иркендә үсеп, чүп кебек бөтен дөньяны каплап алмый. Безнең җирлектә агач утыртканнан соң күп очракта ул тирә-якка тарала, бөтен зиратны басып ала һәм, әлеге дә баягы, кешеләр зиратка керә алмас хәлгә киләләр. Шушы уңайдан безнең хәзрәтләребез, мөфтиләребез зиратка җиңеллек белән кереп, мәрхүм янына килеп дога кыла алыр өчен агач утыртмау мәсьәләсен күздә тоталар. Чөнки кайсыбер зиратларда агачлар сынып, череп, авып кабер ташларын җимереп, шулай ук каберләргә дә зыян китерәләр. Дин хөкемнәренә килгәндә дә, һәрбер хөкемнең үзенең урыны, үзенең вакыты, таләпләре бар. Бу очракта, бәлки, безнең җирлектә, чыннан да, агач утыртмау хәерлерәктер.
— Минем әби кабергә чәчәк утыртырга ярамый дип әйтә иде. Дини календарьларның берсендәме, брошюрадамы, кабер өстендә үскән үләннәрне өзәргә ярамавы, аларның мәетләргә зыян китермәве, бөтен үсемлекләр дә Аллаһка зекер итүе һәм кабер өстендәге үсемлекләрнең мәетнең газапларын киметеп, мәртәбәсен генә арттыруы турында язылган иде. Тагын икенче календарьда кабер өстендәге үсемлекләрне утау тыелуын, каберне бары тик корыган үләннәрдән генә чистартырга мөмкин икәнлеген язганнар иде. Быел Мөхәммәд Трабзони Мәдәнинең Аллаһ Тәгаләнең әмерләреннән генә торган “40 изге кодси хәдис” китабында тагын да куркынычрак сүзләргә юлыктым. Икенче хәдистән өзек: “Кем кабер өстендәге үләнне өзсә, Минем Кәгъбәне үз кулы белән җимергән кебек була”.
— Пәйгамбәр гәләйһиссәлләм һәрбер эш нияткә бәйле дигән. Кеше Аллаһ ризалыгы өчен пакьләү нияте, изге ният белән кабер өстен артык үскән үләннәрдән арындыра икән, бу, әлбәттә, сорауда телгә алынган хәдис хөкеменә керми. Кабер өстенә бер төрле зыян салу ниятеннән, чәчәкләрне, үләннәрне үзеңә алыр өчен йолку гына гөнаһлы гамәлдән санала.
Мөхәммәт Пәйгамбәр (с.г.в.): “Пөхтә, чиста булу иманның яртысы”, — дигән. Шуңа пөхтәлек һәм чисталык мөселман кешесенең барлык җиренә кагыла: киеменә дә, яшәгән җиренә дә, абзарына да, һәм шулай ук мәрхүмнәре яткан каберлеккә дә. Мөселман кеше бөтен нәрсәсен пөхтә тотарга тиеш. Шуңа кабатлап әйтәм, пөхтәлек, чисталык нияте белән каберне чистартуда бернинди зыян да, зарар да юк һәм ул гөнаһ булып та саналмый.
— Кабер ташына мәрхүмнең сурәтен кую ярый торган эшме икән? Кабер ташыннан мәрхүм исән кебек карап торгач, куркыныч булып китә...
— Гомумән, сурәт ясау, сурәтне өйдә, бүлмәдә, яки каядыр саклау турында дин тискәре фикер белгертә, бу хакта күпләр белә инде. Бигрәк тә үлгән кешенең сурәтен кабер ташына яки чардуганына кую-беркетү — бу мәрхүмне дә газаплау һәм килгән кешеләрнең күңелләренә дә бер төрле хәвеф салу була. Ягъни, әлеге гамәлнең ике зарары бар, берсе мәрхүмнәргә, икенчесе исәннәргә. Шуңа күрә, мөселман бәндәсе, иманлы бәндә бу гамәлдән тыелырга, әгәр дә кабер өстенә берсе белмичә сурәт куйган булса, аны алырга яки капларга тиеш.
— Зиратларда артык купшы каберләр күбәйде: зур-зур мәрмәр плитәләр, ясалма газоннар, ул ясалма чәчәкләрне әйтәсе дә юк... Кабер өсте матуррак булган саен мәрхүмгә яхшырак дип уйлыйлар микән?
— Дин күзлегеннән чыгып әйткәндә, кабер өстен артык матурлау, зиннәтләү кирәкле һәм тиешле гамәл түгел, чөнки мәрхүм өчен аның бернинди файдасы юк. Кайберәүләр, чыннан да, күрше кабердә таш мәрмәрдән ясалган, әйдәгез әле, без алтыннан ясатыйк дигәндәй, үзләрен күрсәтү, кылану, мактану нияте белән эшлиләр икән, бу хәтта мәрхүмгә зарар да китерәчәк. Шуңа күрә кабердә дә гадилек дигән кагыйдәдән узарга кирәк түгел. Шулай ук диннең бер кагыйдәсе бар: исраф итү, тиешсез-кирәкмәгән һәрбер эш — харамдыр дигән Пәйгамбәребез (с.г.в.). Шуңа да кабер өстенә кыйммәтле ташлар кую, аны зиннәтләү, анда фоторәсемнәр урнаштыру, ясалма чәчәкләр кую — болар берсе дә безнең дингә туры килгән эшләр түгел. Пәйгамбәребез гәләйһиссәлләм шулай ук хәдисләренең берсендә: “Кем дә кем бүтән милләтләргә охшарга тырышса, ул шулардан кубарылыр”, — ди. Гадәттә, ясалма чәчәкләрне кабер өстенә христианнар куялар, шушы нисбәттән, аларга охшамау нияте белән дә без бу эштән, әлбәттә, тыелырга тиешбез. Кабер өсте чиста булырга тиеш, бик зур үсмәгән һәм иң азакта кабергә зарар китермәгән чәчәкләр, агачлар утырту урынлы. Ләкин артык зиннәтләү артыклыкка һәм харамга керә. Кайсыбер җирдә, кайбер гаиләләр якыннары үлгәч, бурычларга кереп, үзләрен, балаларын ризыктан мәхрүм итеп, кыйммәтле ташлар ясаталар, менә бу акылга да, җанга да, күңелгә дә һәм дингә дә туры килгән гамәл түгел.
— Зиратта яланбаш, җиңелчә киенеп, шәрә беләкләр белән йөрүче хатын-кызларны күрергә туры килә. Зират парк түгел бит ул. Анда тәхәрәтләнеп, шәригать кушканча киенеп керергә кирәк. Мин, гомумән, хатын-кызларның зиратка мөмкин кадәр кермәве яхшы дип саныйм. Мәрхүмнәр бөтен нәрсәне күреп, сизеп яталар диләр. Тиешенчә киенмәгән, тиешлесен генә сөйләшмәгән хатын-кызлар мәрхүмнәрнең тынычлыгын бозалардыр кебек...
— Минем мәрхүмнәр турында язылган китабым бар, ул “Мәрхүмнәр бакчасы” дип атала. Мин анда, җентекләп, мәрхүмнәрнең хәлләре, халәтләре хакында яздым. Әлбәттә, үзем уйлап чыгарып түгел, ә дин китапларына, мөгтәбәр хәдисләргә, хәдис китапларына таянып. Менә шул хәдис китапларына баксак, әлбәттә, зиратта тиешсез рәвештә йөрүләр, дин кушмаган гамәлләр башкару — мәрхүмнәргә тынычсызлык китерә. Дин күзлегеннән караганда, хатын-кыз зиратта да, зираттан тыш та гаурәт җирләрен каплап йөрергә тиеш. Болай иткәндә, беренчедән, ул әҗер-саваплы була, икенчедән, үзен — гөнаһтан, өченчедән, тискәре дулкыннардан да саклаган була. Бигрәк тә зиратка кергәндә, анда бит төрле халәттәге кешеләр ята, фән күзлегеннән чыгып әйткәндә, һәр кешенең үзенең дукыны бар. Шундый очраклар бар, кайбер хатын-кызлар зиратка барып кайтканнан соң авырыйлар. Минемчә, ул каберстанда үзен тиешенчә тотмаган, ялангач килеш кергән, бәлки, тиешсез сүзләр сөйләшкәндер. Зиратка кергәндә хатын-кыз дин кушкан кагыйдәләрне үтәргә, чисталыкны-пөхтәлекне сакларга, белгән догаларын укып керергә, зиратта да догалар укып, шул рәвешле үзен күңелсез хәлләрдән сакларга тиеш.
— Былтыр Арча зиратына кергәндә күрдек: бер апа белән кыз, чардуган эченә кереп басканнар да, рәхәтләнеп тыпырдап чардуганны эчтән буяп яталар. Бу хәлгә бик нәфрәтләндем. Ничек инде кабер өстенә басарга була?
— Әлбәттә, кеше күмелгән кабер өстенә басу — гөнаһлы гамәл санала. Исән кешенең өстенә менеп берәр эш эшләп аңа ничек борчу китергән булсаң, шулай ук мәрхүмнең кабер өстенә менеп тиешсез хәрәкәтләр ясаганда да бу, әлбәттә, мәрхүмгә борчу китерә.
— Мәрхүмнәр үзләренең каберләре янына килеп яки өйдә алар өчен дога кылганны ишетәләрме?
Ислам галимнәре Бохари һәм Мөслимнең китапларына күз салсак, бу сорауга җавап буларак бик күп дәлилләр китерергә була. Әйтик, түбәндәге мисаллар.
Пәйгамбәребез (с.г.в.) каберләр яныннан узган вакытта аларга эндәшеп сөйләшкән кебек: “Сезгә сәлам булсын, әй кабер әхелләре булган иманлы бәндәләр!” — дип әйтүне өйрәтте һәм кагыйдә буларак шәригатькә кертте. Мәрхүмнәргә сәлам биреп эндәшүдән шуны аңларга була: әгәр дә алар тере кешеләрнең сәламнәрен ишетмәсәләр, аларга эндәшүнең бернинди мәгънәсе булмас һәм сәлам биреп дога кылу буш эштән гыйбарәт булып калыр иде (әмма ләкин пәйгамбәребез (с.г.в.) беркайчан да буш эш өйрәтмәде).
Шөһрәтле бөек галимнәрнең берсе Суфьян Әс-сәүрий болай ди: “Даххәктән (дин галиме — ред.) шундый хәбәр иреште, ул шимбә көн кояш чыкканга кадәр берәр кеше мәрхүмнең кабере янына барса (дога кылса), мәрхүм аны һичшиксез белер (һәм ишетер) дигән иде”.
Әбү Каләбә сөйли: “Шамнан Басра шәһәренә юнәлгән идем. Төнлә бер җирдә туктап тәхәрәт алып, ике рәкәгать намаз укыдым. Соңыннан башымны кабер өстенә куеп йокладым. Төшемдә кабер иясе булган мәрхүмне күрдем. Ул миңа зарланып әйтте: “Син бүген мине төне буе борчыдың. Сез тереләр гамәл итә алсагыз да, күп нәрсәне белмисез. Без мәрхүмнәр (күп нәрсәне) белсәк тә, гамәл кыла алмыйбыз (изгелекләр эшли алмыйбыз). Әй, белсәгез иде, сезнең дөньяда ике рәкәгать намаз укуыгыз бөтен нәрсәдән яхшырак. Аллаһы Тәгалә дөньяда яшәүчеләргә игелек бирсен. Без мәрхүмнәр өчен дога кылган кешеләрнең догалары каберләребезгә тау кадәрле нур булып керә”, — диде.
Назилә САФИУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|