|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2020 Киңәш-табыш
Хиҗама ясап бозымны чыгарып буламы?"Инстаграмда хиҗама ясап җен чыгарам, бозым чыгарам дигән хәбәрләр күбәйде. Аны шулай теләсә кем чыгара аламы?" дип яза Г.Салмина Казаннан. Сорауга Казанның «Гаилә» мәчете имамы Рөстәм Хәйруллин җавап бирде:
— Кан чыгару белән җен чыгару ике төрле әйбер. Хиджама ясаучы беренче чиратта медицина белемле булырга тиеш. Чөнки ул кешедән кан чыгара. Шулай ук аңа динне дә белү кирәк. Икеләтә дипломлы булуы мөһим. Җен чыгару бөтенләй башка әйбер. Бу эшкә тотынган кеше аны булдыра алырлык булсын. Шуңа укыган, белемле булырга тиеш. Мин чыгара алам, дип әйтүче шабашниклар да күп булыр. Әмма үзегезне сакларга, теләсә кая бармаска кирәк. Барган очракта ул кешенең белемен дәлилләүче дипломын,эшләргә рөхсәт бирүче документын сорагыз.
Фото: kleo.ru
--- |
Иң күп укылган
|