поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
25.09.2020 Язмыш

“Йә минеке буласың, йә...” (ГЫЙБРӘТ ӨЧЕН)

Салиха укуын бетергәнлеккә документ алып кайткач, үзен укырга җибәргән район оешмасына килә. Үзе дә шушы район үзәге кызы. Аны авылларга алмаш итеп, ягьни, кем отпускага, кем декрет ялына чыга – шулар урынына йөртә башлыйлар. Бу эшнең көйсезлеге шунда, кая гына килсә дә, артыннан шушы авылның берәр егете тагылып кайта.

Йөргән кызларын ташлап, ару өс-башлы, әйбәт эше булган шушы кызга мәҗбүри тагылалар. Әгәр кыз риза булмаса, бу егетнең абруена нык суга, әле аннан элек йөргән кызының да кабат кабул итмәве бар бит.

Салиха эшкә барасы чираттагы, районнан 16 чакрым ераклыктагы авылда элек эшләгән хатын декрет ялына китә икән. Эш урыны авыл советы белән янәшә урнашкан. Салиха фатир мәсьәләсен хәл итәргә дип, шунда керә. Секретаре яшь кенә кыз белән икәүләп авыл буйлап фатир эзләп китәләр болар. Секретарь кыз: “Клубларга бергә йөрербез, бездә вечерлар бик шәп була, кич чыкканда үзем кереп алырмын”, – ди. Фатир да табыла. Колагы катырак ялгыз әбигә керәләр, әби бик шатланып риза була.
 
Кич секретарь кыз белән клубка чыгалар. Кичке уенда яшьләр бик күп, гармунчылар да бар. Биюләр башлана. Клубтан ике егет озата кайта. Берсе теге секретарь кызның очрашып йөргән егете, икенчесе кунак кызы артыннан килә. Салиха: “Минем район үзәгендә очрашып йөргән егетем бар, вакытыңны юкка әрәм итмә”, – дисә дә, егет капка төбенә кадәр озатып кайта. “Егетең районда ул, ә без синең белән менә монда. Әллә ул сине көтеп ятадыр дип уйлыйсыңмы?” – ди. Ахырда кыз аңардан ничек тә ычкынып кереп китә.
 
Егет колхозда тракторда эшли икән, шоферлыкка да правасы бар, тик колхозда бары өч-дүрт кенә машина. Аларында да электән эшләгән кешеләре утыра.
 
Икенче көнне дә кич бу егет озатып кайткач, Салиха клубка бөтенләй чыкмый башлый. Атна-ун көн үткәч, төшке ашка дип кайтса, теге егет фатир әбисенең утынын ярып ята. Эш урынына да икенче бер егет кергәләп йөри. Эш кәчтүме эченнән тельняшкасы күренеп торган озын гына буйлы, 25 яшьләр тирәсендәге бу егет бөтен районга бер булган, МСО дип аталган, такта, борыс, агач-бүрәнәләр яра торган пилорамда эшли икән.
 
Солдатта хезмәт итеп кайтканнан соң, 12 чакрым ераклыктагы үз авылыннан килеп, шунда урнашкан. Бер ялгыз хатында фатирда тора икән. “Син теге егеттән куркып клубка чыкмыйсың икән. Әйдә, бүген чык, үзем озатып куям”, – ди ул Салихага. Кыз аңа да районда егете барлыгын, бүтән беркем белән дә йөрмәячәген әйтә. Авыл җире бит, кемнең нишләгәне хәзер ишетелә. Алдан ике тапкыр озаткан егет тә ишетә Салихага бу егетнең күз атып йөргәнен. Кызны да кисәтеп куя: “Нишләп егетең була торып ияләштерәсең аны? Миннән кай җире артык аның? Ә син беләсеңме соң ул егетнең үзенең фатир хуҗасы белән яшәп ятканын? Гәрчә ул хатын аңардан 15 яшькә олы булса да”, – ди. “Эш урыны бит, кергән кешене ничек куып чыгарыйм? Миңа берегез дә кирәкми”, – ди Салиха. Икенче көнне МСО егете тагын килеп кергәч кыз аңа: “Эшең, берәр йомышың булмаса, монда йөрмә, җитмәсә бергә яши торган хатының да бар икән”, – ди. “Нәрсә, теге авыл мокыты әйттеме боларны, ә үзенең төрмәдә утырып чыкканын әйттеме соң?” – дип җаваплый егет.
 
Кичкә Салиха фатирына әбинең янтайган коймасын рәтлим дигән сылтау белән теге авыл егете килә. “Юкка тырышма, сине беркайчан да якын китерәсем юк, әле җитмәсә төрмәдә дә утыргансың икән”, – ди аңа Сәлиха. Моңа егетнең бик ачуы килә: “Ах, чүпрәк, ир-ат башы белән гайбәт сөйләп йөрүен күр әле син аның! Мин төрмәгә кеше үтереп, яисә хулиганлык эшләп кермәдем, ике чиләк арыш белән тотылдым, шуның өчен ике ел бирделәр. Әллә сез колхоз басуыннан бер дә бөртек чәлеп кайтмадыгызмы?” – ди ярсып (аның ише утыртулар чынлап та бик күп иде ул елларда, 1959 еллар тирәсе бу).
 
“Атнага 6 көн эшлисе, якшәмбе генә ял, шимбә сәгать икедән соң аягыма чүәк кенә элеп җәяүләп районга кайтырга чыктым, – дип сөйләде миңа Салиха. – Авылдагы теге егет мин китүгә фатирга килгән, әби минем кайтып киткәнне әйткәч, велосипедка утырып артымнан куа киткән. Колхозларга Бөгелмәдән урып-җыю вакытында машиналар җибәрәләр иде. Авылдан чыгып күп тә утми, мине дә шундый машиналарның берсе куып җитеп, кирәкле җиргә кадәр утыртып барды. Дүшәмбе көнне эшкә килеп керсәм, мондагылар бик сәер итеп миңа карап торалар. Секретарь кыз янына кереп ни өчен шулай икәнен сорадым. Аңлатып бирде: “И-и, Салиха, монда без барыбыз да синең өчен бик борчылдык инде. Теге егет синең арттан киткәч, фатир әбиең күрше-тирәгә егетнең күзе-башы тонган иде, хараплар гына итәр инде кыз баланы, әле дүрт чакрым олы юлга чыкканчы басу уртасындагы биек коймалы Борай кырларын үтәсе бар дигән”. Шуннан авылда сүз чыккан.
 
Бу хәлне ишеткәч, Салиха районга кире кайтып, начальнигы янына кергән дә: “Судка бирсәгез дә, түләттерсәгез дә, мин бүтән ул авылга бармыйм!” – дигән. Ләкин хуҗа: “Мин сине алыштырырлык кешене менә хәзер генә кайдан табыйм, акча эше бит ул, урамнан теләсә-кемне алып булмый”, – дигәч, кабат шунда кайтырга мәҗбүр булган. Ә теге авыл егете белән пилорамда эшләүче егет аны һич тынгылыкта калдырмаганнар. Бервакыт эшенә бер үк вакытта килеп, хәтта сугышып беткәннәр, авыл советындагы ирләр генә аерган үзләрен.
 
Беркөнне Салиха янына, ясанып-бизәнеп, пилорамда эшләүче егетнең фатир хуҗасы килеп: “Син районыңа кайтып кит инде, син килгәнче тыныч кына яши идек, әле әллә кемнәрне каратырлык чутың бар, районда да егетең бар икән, кермә безнең арага”, – дигән. Фатир әбисе дә: “Бүтән җир эзлә, йә тегеләрнең берсе килеп өемә ут төртер”, – дип, Салиханы фатирдан куа башлаган.
 
Ахыр чиктә, авыл егете: “Йә минеке буласың, йә...” – дип янагач, пилорамда эшләүче егет тә, аңа барсаң исән калмыйсың, дип куркыта, үзенә кияүгә чыгарга бик кыстый башлагач, ихтыяри-мәҗбүри ризалашкан. Ләкин бергә озак яшәмәнәннәр алар, ике айдан аерылышканнар...
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.09.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»