|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.08.2010 Фаҗига
![]() ХУШЛАШУБүген без Кәрим Тинчурин театрының яшь, сылу, якты күзле япь-яшь артисткасы Айгөл Әхмәтованы соңгы юлга озаттык. 31 августта аңа 28 яшь туласы иде. Театр фойесында халык, халык... Сүзләр, сүзләр... Хушлашу. Алмадай актриса белән мәңгелеккә аерылу. Редакциягә кайткач журналлар төпләнмәсеннән 2007 елда чыккан аның белән булган әңгәмәне кабат укыдым да, йөрәк тагын да ныграк кысып куйды. Хыяллары, омтылышлары никадәр булган бит бу сылуның. Ул сөйләшү белән бүгенге көн арасында – 3 елдан артык вакыт... Ул елларда баш әйләндергеч уңышлары да, көенечләре дә булгандыр Айгөлнең... Менә китте инде. Изге Рамазан аенда фанилыктан бакыйлыкка күчте гүзәлкәй. Урыны җәннәт түрендә булсын.
Земфира Гыйльметдинова 24 август 2010 ел
АЙГӨЛ ӘХМӘТОВА: «МИН КАРМЕН БУЛЫР ИДЕМ...»
К.Тинчурин театры хакында сүз чыкса, шунда ук күз алдына Исламия Мәхмүтова килеп баса. Ул театрның символына әверелде, дисәң дә була. Шуңа да бер төркем үсеп килүче яшь артистлар күләгәдәрәк кала кебек – символ каплый. Әмма алар бар һәм кайберләре бик өметле.
Мин аны берничә баш рольдә күрдем. «Мәхәббәт турында риваять»тә – Ширин, «Өти балак – Гөлүзә»дә – Гөлүзә, «Гөлшаян»да – Миләүшә... Әле бик яшь булуына карамастан, ул кайбер спектакльләрне җанландырып торучы, сөйрәп баручы «паровоз» кебек. Сәхнәдә җитди актриса булып күренсә дә, пәрдә артында талчыбыктай нәзек кенә, балаларча самими йөзле бер туташ икән. Минем «Син студентмы?» – дигән соравыма үпкәләде дә бугай: «Мин монда инде бишенче елымны эшлим, уналты роль уйныйм», – дип иреннәрен турсайтып куйды.
Менә ул редакция бүлмәсендә каршымда утыра. Үз-үзен тотышы бераз «хулиганрак» малайны хәтерләтә. Үзе кулларын бутый-бутый сәнгать, аның әһәмияте хакында кызып-кызып сөйли. Ул шундый самими бала ки, бөтен кыяфәте «Син, шундый зур абзый, ничек инде аңламыйсың?!» дип кычкырып тора. Мондый фидаи сәнгатькәрьлекне елмаймый гына күзәтү мөмкин түгел. Әмма шул самимилык артында шактый кызыклы гына фикерләр, тормышка мөнәсәбәт ята. Таныш булыгыз – Айгөл Әхмәтова! Татар театрының киләчәге!
– Театрга син ничек килеп эләктең – дан-шөһрәт эзләпме?
– Дөресен әйткәндә ялгышлык белән. Минем телевидение дикторы буласым килгән иде. Ул чакта эшләгән дикторларның барысының да диярлек Казан Театр училищесын тәмамлаганын белдем дә, тугызынчы классны тәмамлауга шунда керергә карар кылдым. Әти-әнинең моңа теш-тырнагы белән каршы торуы да дәртләндереп җибәрде. Кирелегем сәбәпле инде, теләмәсәм дә керә идем. Моны алар да аңладылар, вакыты җиткәч консультацияләргә алып килделәр. Театр училищесы каршына килеп туктагач каушап калдым: «Әни, әйдә, кайтып кына китәбезме әллә?» – дим. Мин инде аны сөенә-сөенә кайтырга чыга дисәм, җавабы көтмәгәнчәрәк булды: «Монда хәтле кил дә, кайтып кит ди! Бар, кер, өйрән!» Әйтерсең без егерме чакрымдагы Яшел Үзәннән түгел, ә Новосибирскидан яки Магаданнан килгәнбез. Курка-курка гына бүлмәгә кердем – барысы җырлый, бии, сөйли. Тукта әле, мин әйтәм, мин кемнән ким... Кыскасы, Рәшит Заһидуллин һәм Наил Шәйхетдинов курсына кердем.
– Үкенмәдеңме?
– Беренче елны ук үз кирелегем аркасында мондый каторгага эләгүемә үкендем. Мин бит өйдә генә үскән бала идем. Көндәлек узган юлым – өй – мәктәп – өй. Ә училищеда иртәдән кара төнгәчә уку, уку, уку... Әмма кирегә дә юл юк, тешне кысып түздем. Ә инде җәйге каникулдан укуны сагынып килдем.
– Хәзер кайсын сайлар идең: телевидениенеме, сәхнәнеме?
– Артист өчен беренче урында кино да, телевидение дә түгел, сәхнә булырга тиеш. Чөнки сәхнә хыянәтне кичерми, ул тере зат кебек. Синең аңа мөнәсәбәтең ничек, аның сиңа шулай. Сәхнәдә эшләмиләр, сәхнәгә хезмәт итәләр. Ул исә синең ни дәрәҗәдә ихлас булуыңны үзе бәяли һәм әҗерен бирә.
– Акчалатамы?
– Юк, акча күңел тынычлыгы да, бәхет тә бирә алмый. Ә сәхнә бирә. Моннан да зур әҗер юктыр. Әгәр теләсәм мин инде күптән акчалы эшкә китәр идем.
– Әгәр рольләрне үзең сайласаң кемнәрне уйнар идең?
– Мин бу сораудан бераз шүрлим – ничек әйтсәң акыллырак яңгырар икән дип уйлап куям. Әгәр моннан бер-ике ел элек сорасалар: «Виктор Гюгоның «Собор Парижской Богоматери» әсәрендәге Эсмиральданы», – дияр идем. Хәзер алай димим. Чөнки аңладым – Эсмиральданың Фебка мәхәббәте артык сукыр булган. Миңа калса, алай булырга тиеш түгел. (Менә шуннан чыгып минем мәхәббәткә, кияүгә чыгуга булган мөнәсәбәтемне аңлагыз инде. Сорамагыз гына.) Бүген мин Проспер Меременың Карменын уйнар идем. Тормышта миңа «кураж», маҗаралар җитми. Моны миңа бары тик сәхнә һәм Кармен роле генә бирер кебек.
Әйтәм бит, бу кызыйда бераз гына «хулиган малайлык» бар дип. Ә сәхнәдә ул бөтенләй икенче кеше – күзгә күренеп үзгәрә, үзенә тартып, ымсындырып торучы туташка әверелә. Чын актриса шундый буладыр да.
Әңгәмәдәш – Искәндәр Сираҗи. 2007 ел, май.
|
Иң күп укылган
|