|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.09.2020 Милләт
Ринат Закиров Татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан киттеБөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Фәнис улы Шакиров бүгеннән яңа вазифага күчә. Ул Башкарма комитет җитәкчесе итеп билгеләнде. «Татар-информ» язуынча, бу хакта коллективка Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җиткерде.
«Ринат Зиннур улы Закиров Бөтендөнья татар конгрессында Киңәшче булып калачак. Безнең алда Татарстан Президенты тарафыннан куелган зур бурычлар, планлаштырган эшләребез бар. Алга таба да кулга-кул тотынышып, бергә эшләячәкбез. Ринат Зиннур улы, үзенә лаеклы алмаш әзерләде», — дип белдерде Милли Шура рәисе.
--- |
Иң күп укылган
|