|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2020 Җәмгыять
Мәдинә Маликованың ире, күренекле шагыйрь Әхмәт Рәшитов вафатКүренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитов каты авырудан соң 84 яшендә вафат булды. «Әхмәт абый озак авырды. Тормыш иптәше Мәдинә апа Маликова аны бик карады инде», — ди Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт. Әхмәт Рәшитов үз васыяте буенча туган ягында — Буа районының Яңа Чәчкап авылында җирләнәчәк. Казаннан озату вакытын ТР Язучылар берлеге соңрак хәбәр итәчәк.
Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә, дип яза Татар-информ.
1961 — 1968 елларда Казан телевидение студиясендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли. 1968 — 1974 елларда Татарстан радиосында башта — әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба дубляж тапшырулары буенча өлкән мөхәррир булып эшли.
1974–1988 еллар арасында ул — «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хәбәрче, Россия Китап сөючеләр җәмгыятенең Татарстан бүлекчәсендә инспектор-методист, Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубы директоры хезмәтендә. 1989–1992 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби-драматик тапшырулар редакциясенең өлкән мөхәррире һәм нәфис тапшырулар буенча баш мөхәррир вазифаларын башкара.
--- |
Иң күп укылган
|