|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.09.2020 Әдәбият
Талантны исән чагында кадерләргә кирәкШушы көннәрдә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Мәсгуть Имашев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Күренекле композиторыбызга һич кенә дә бу яшен бирәсе килми әле. Бер әңгәмәбездә Мәсгуть абый: “Әгәр мөмкин булса, мин 20 яшемә кайтыр идем”, дигән иде. Ул моны үзенең башкарасы эшләре күп булуын да күздә тотып әйткәндер, чөнки композитор бүген дә иҗаттан туктамый. Театр училищесыннан китүенә дә әле берничә ел гына. Аны укыткан укучылары кешелекле, ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итәләр. Җырларын яратып башкаралар. Мәсгуть Имашевның һәр җыры тамашачы күңелендә урын алды. Бер “Кыр казлары артыннан” дигән җырын язган булса да, хәтерләрдә уелып калыр иде ул. Заманында үзе дә Ясминә образын күз алдында тотып, аны кызганып, елый-елый язгангамы, тамашачы аны күз яшьләрсез тыңлый алмый. Аның спектакльләргә язган һәр җырын бүген дә халык ярата. (Сәхнәгә аяк басуга, үзенә дә “Зәңгәр шәл” спектаклендә Булат ролендә уйнарга насыйп була). Ике йөзләп җыры булган композитор үзенең иҗат җимешләренә куанып яши. Мәсгуть абыйны иҗатка рухландыручы − 42 ел бергә гомер иткән хатыны Фатыйма ханым. Бер – берсе өчен җан атып торган бу парларны җыр-моң кавыштырга. Мәсгуть абыйның юбилей кичәсендә ( К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында) алар бергә “Гашыйклар тавы” җырын башкарып, тагын бер кат тамашачыны сөендерделәр.
Әлеге кичәдә композиторның төрле елларда иҗат ителгән җырларын Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Илнур Нуриев, Марсель Вәгыйзов, Чулпан Йосыпова, оныгы Айрат Имашев, Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова һ.б. яңгыратты. Алинә белән Азат Кәримовлар үзләрен оста җырлаулары белән бергә концертны зәвыклы алып баручылар буларак та күрсәттеләр.
Кичәдән киткәндә күңелдә төер калды. 70 елга якын гомерен сәнгатебезгә хезмәт иткән юбилярны тәбрикләргә килү өчен Мәдәният министрлыгында да кеше табылмаган. Югарыдагы җитәкчеләрнең килмәве тамашачыны да борчымый калмагандыр. Күптән Тукай исемендәге дәүләт бүләгенә тәкъдим ителергә тиешле шәхес ләбаса ул. Бәлки әлеге исемгә профессиональ композитор түгеллеген сәбәп итеп куялардыр, әмма кайбер профессиональләрнең бер генә җырын белүче дә юк.
Талантлы шәхесләрнең хезмәтен исән чагында күрә белергә, аңа кадер-хөрмәт күрсәтергә кирәк.
Люция ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|