|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2020 Мәдәният
Казанда Илһам Шакиров истәлегенә мемориал такта ачылачак, Филармония бакчасында Анатолий Шутиков истәлек агачы утыртачак2020 елның 1 октябре – Халыкара музыка көнендә – татар халкының легендар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исмендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Гыйльметдин улы Шакиров истәлегенә мемориал такта ачыла. Мемориал такта Казанның Николаев урамындагы 5нче йорт диварына куелган. Җырчы бу йортта 1975 –2005 елларда яшәде.
Тантаналы чарада рәсми затлар, Татар филармониясе артистлары һәм хезмәткәрләре, җырчының сәхнәдәшләре, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, театр артистлары, язучылар катнашуы көтелә.
Башлана – 10 сәгатьтә.
Шулай ук бу көнне Татар филармониясе бакчасында истәлек агачы да утыртылачак.
Әлеге традицияне Татар филармониясе 2015 елда башлаган иде. Бүген бакчада күренекле ветеран җырчылар, музыкантлар үзләре утырткан һәм арабыздан киткән шәхесләр истәлегенә утыртылган 18 чыршы үсә. 2020 елның 1 октябрендә 19нчы агачны данлыклы дирижер, Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы халык уен кораллары оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе Анатолий Иванович Шутиков утыртачак.
Башлана – 11.00 сәгатьтә.
--- |
Иң күп укылган
|