поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
23.09.2020 Дин

Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана

1-нче октябрьдән Татарстанда Ислам нигезләре һәм дини тәрбия буенча мәчет каршындагы курслар башлана. Быел бушлай дәресләр республиканың 700-дән артык мәчетендә үткәреләчәк. Курсларга 25 меңләп тыңлаучы йөрер дип көтелә. Аларга 1500-гә якын мөгаллим дини белем бирәчәк.

Мәчет каршындагы курсларның кайберләре сентябрьдә үк башлануга карамастан, күпчелеге эшчәнлеккә нәкъ менә октябрьдә керешәчәк. Дини тәрбия программасы 3 елга исәпләнгән. Дәресләр, нигездә, ял көннәрендә үткәрелә, ә аларны уздыру вакыты, кагыйдә буларак, тыңлаучыларның теләкләрен исәпкә алып билгеләнә. Курсларның күпчелегендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым укыту каралган.
 
Татарстан мәчетләре каршындагы курсларда белем бирү эшчәнлеге ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган «Дини тәрбия» бердәм программасы буенча алып барыла. Әлеге программа заман таләпләрен исәпкә алып һәрдаим камилләштерелеп тора. Курслар кысаларында ТР мөфтияте бердәм программасы тарафыннан тәкъдим ителгән түбәндәге фәннәр укытыла: «Әдәп-әхлак», «Гакыйдә», «Тәҗвид», «Коръән», «Фикъһе», «Сира», «Гарәп теленең башлангыч курсы». Моннан тыш, кайбер мәхәлләләрдә хәдис, Ислам тарихы, Пәйгамбәрләр тарихы, иске татар теле һәм башклар буенча өстәмә дәресләр үткәрелә. Мөгаллимнәр шулай ук төп дини йолалар (исем кушу, никах, җеназа һ.б.) турында беренчел мәгълүмат бирә.
 
Мәчетләр каршындагы курсларда «Дини тәрбия» программасы буенча бердәм уку әсбабы – «Ислам дине нигезләре» китабы гакыйдә, фикъһ (ислам хокукы), ислам тарихы һәм әхлак кебек мөһим бүлекләрдән тора. Гакыйдә өлешенә караган барлык темалар Әбү Хәнифә мәзһәбе һәм Әл-Матуриди юнәлешенә нигезләнеп аңлатыла.
 
Аерым игътибарга башкалабызның “Казан нуры” мәчете каршындагы “Шамил” мәдрәсәсе лаек - биредә “Ислам дине һәм гарәп теле нигезләре” буенча курслар онлайн форматта да уздырыла. Дәресләр дүшәмбе, чәршәмбе көннәрендә 18.00-20.00 сәгатьләрдә ZOOM платформасында үткәрелә. Ислам динен башлап өйрәнүчеләр өчен беренче дәрес рәсми рәвештә 14-нче сентябрьдә үк башланып китте. Укулар шул рәвешчә сентябрьдән апрельгә кадәр атнасына ике тапкыр читтән торып үткәреләчәк. Курслар Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан расланган башлангыч дини белем программасына нигезләнеп алып барыла. Шулай итеп, сигез ай эчендә, теләгән һәркем планетаның теләсә кайсы ноктасыннан торып, башлангыч дини белем программасын тулысынча үзләштерү мөмкин. Дәресләрне “Шамил” мәдрәсәсе мөгаллимәсе Алсу Мөхәммәтшина алып бара.
 
Мәчет каршындагы курслар буенча сораулар белән +7 (843) 237-94-82 телефонына буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»