|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2020 Җәмгыять
Казанда мәктәп директоры кызларга яулык киеп йөрүне тыйганКазанда бер мәктәп директоры башлангыч сыйныф укучыларына яулык-хиҗаб киеп йөрүне тыйган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, укучыларның әти-әниләре Казан Башкарма комитетының мәгариф идарәсенә әлеге хәлне хәл итүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәннәр. Шул сәбәпле хәтта яңа мәктәп эзли башларга туры килүен дә язып салганнар. Бу вакыйганы тикшергәннән соң Мәгариф идарәсе низагны хәл иткән. Мәктәп директоры белән мондый тыюга юл куймау турында әңгәмә үткәрелгән. Хәзерге вакытта низаг җайга салынган, балалар мәктәпкә яулыктан йөрүне дәвам итәчәк. Идарәдә билгеләп үтүләренчә, башка мәктәп директорларын да мондый гамәлләрнең ярамавы турында кисәткәннәр. Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|