|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.09.2020 Җәмгыять
Чаллыда улын приютка тапшырып урманга сектант янына качкан элекке стриптизер хатын Малахов янына барган (ВИДЕО)Кичә "Россия 1" телеканалында чыгып килүче "Туры эфир" тапшыруы Чаллы шәһәрендә яшәүче Лилия ханымга багышланган иде. Элекке стриптизер хатынны гаиләсе белән низагка кереп, улын приютка тапшырып, урманда яшәүче сектант янына качып китүдә гаепләделәр. Андрей Малаховның бу тапшыруына Лилиянең әти-әнисе дә, "сектант" дип гаепләнүче Владимир Сухов үзе дә килгән иде. Эфир бик кызу булды. "Матбугат.ру" билгеләп үтүенчә, күпләр Төркиядә стриптизерша булып эшләгән, андагы ир-аттан бала тапкан хатынны кызганды. Башкалар бар дөньясын һәм башын югалткан бу хатынның әти-әнисен. Ләкин аеруча барысы да әбиләренә дә, әнисенә дә кирәк булмаган 6 яшьлек малай өчен борчылды. "Отшельник" дигән даны таралган Владимир Сухов үзен халыкны дәвалаучы буларак атый. Ул 6 ел буе Чаллыдан ерак түгел урманда яши, экстрасенсор практикалар белән шөгыльләнә. Сухов белән аралашканнан соң, хатын 6 яшьлек баласын приютка тапшырган. Лилиянең әти-әнисе исә аның чын сектага эләгүен белдерә.
--- |
Иң күп укылган
|