|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2020 Әдәбият
Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире Ленар Шәех – соңгы 30 елда Россия Язучылар берлегенә кабул ителгән бердәнбер татар язучысыТатарстан китап нәшриятының баш мөхәррире, шагыйрь Ленар Шәех Россия Язучылар берлегенә кабул ителде. Ул – соңгы 30 елда “Союз писателей России” оешмасына кабул ителгән бердәнбер татар язучысы. Шуңа әлеге тарихи вакыйга татар әдәбияты өчен дә, нәшрият өчен дә зур яңалык, тану һәм танылу булып тора. Ленар Шәех – Татарстан, Россия һәм халыкара әдәби премияләр лауреаты, халыкара әдәби бәйгеләр җиңүчесе. Татар, рус, инглиз, башкорт, кыргыз телләрендә Казан, Мәскәү, Якутск, Лондон, Уфа, Бишкәк шәһәрләрендә дөнья күргән егерме дүрт китап авторы. Филология фәннәре кандидаты. Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе. Котлыйбыз!
--- |
Иң күп укылган
|