|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2020 Мәдәният
Казанда Иран киносы көннәре узачак (ПРОГРАММА)25-30 сентябрьдә Казанда Иран киносы көннәре узачак. "Мир" кинотеатрында халыкара кино фестивальләрендә лауреат булган фильмнар күрсәтеләчәк. Аларның күбесе Казанның мөселман киносы фестивалендә тәкъдим ителгән иде. Бу турыда "Татаркино" берләшмәсе матбугат үзәге хәбәр итә. 25 сентябрьдә күрсәтеләчәк "Фәридәне табарга" фильмы (режиссерлары - Азад Муссави, Куруш Атаи) Татарстан Президентының "Кино сәнгатендә гуманлылык" бүләгенә ия булды. Анда 6 айлык вакытта ташлап калдырылган Фәридә исемле кыз язмышы сурәтләнә.
26 сентябрьдә тамашачылар "Пастарони" фильмын карый алачак. Монда Тегеранда иң яхшы ресторан булу өчен көрәш сюжет нигезе итеп алынган.
27 сентябрьдә күрсәтеләчәк "Чәчләр" фильмында каратэ буенча Иранның милли командасыннан чемпионатка чакырылган кызлар сурәтләнә.
28 сентябрьдә тамашачылар игътибарына авыл мәктәбе язмышы сурәтләнгән "Кыргый Джонкилс" фильмы тәкъдим ителәчәк.
29 сентябрьдә күрсәтеләчәк "Келиле һәм Демне"фильмы джунглида ау вакытында зыян күргән ике яшь шакал турында.
Иран киносы көннәре 30 сентябрьдә " 21 көн узгач" фильмы белән тәмамлана.
Билет бәясе 100 сум.
--- |
Иң күп укылган
|