|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.09.2020 Авто
Бензовоз руле артына утырган наркоман Татарстанга таба барганда тоткарланганПенза өлкәсендә адекват булмаган машина йөртүчене тоткарлыйлар. Бу турыда өлкәнең Эчке эшләр бүлеге идарәсе хәбәр итә. Әлеге хәл кичә 21 сентябрь көнне иртән була. “Скания” бензовозы юл йөрү кагыйдәләрен тупас боза. Түбән Ломов шәһәре янында машинаны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктатмакчы була, әмма тегесе кача. Артыннан куа башлыйлар. Күп тонналы бензовоз светофорның кызыл төсенә уза, каршы як полосага чыга. Куалый торгач, хокук бозучыны М5 “Урал” трассасында Мокшан районында тоткарлыйлар. Моның өчен патруль хезмәте машинасы кулланыла. Йөк машинасы Рязань өлкәсеннән Татарстанга килә торган булган. Шоферы әйтүенчә, ул полициядән курыккан, шуңа күрә качкан. Юлга чыгар алдыннан исә әфьюн кулланган булуын әйтә. 1992 елгы егетне наркотик матдәләр куллануны тикшерү өчен сырхауханәгә илтәләр. Әмма ул тикшеренү узудан баш тарта. “Матбугат.ру” белешкәнчә, моның өчен 30 мең сум штраф һәм 2 елга правадан мәхрүм ителү каралган. Әле моннан тыш та егеткә бик күп штрафлар язганнар. Машинасы исә штрафстоянкада.
Рәхмәт сезгә, Пенза инспекторлары, безгә Татарстанда мондый наркоманнар кирәкми!
Фото: 58.мвд.рф
--- |
Иң күп укылган
|