|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2020 Бәйге
«Йә, Рәсүлуллаһ» дип исемләнгән Бөтенроссия мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесе башланды«Мөнбәр» татар-дини театры, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, мәктәп укучылары өчен мөнәҗәт башкаручылар бәйгесе игълан итә. «Йә, Рәсүлуллаһ» дип исемләнгән Бөтенроссия мөнәҗәтләр башкаручылар бәйгесе Мәүлид бәйрәменә багышлана. Бәйге онлайн форматта уза һәм 2 этаптан тора. I этабы – социаль челтәрләр аша катнашучылардан бәйге материалларын кабул итү, финалистларны сайлау; II этабы – җиңүчеләрне билгеләү. Бәйгедә катнашу өчен нишләргә? - Мөнәҗәт башкарганны видеога яздырырга; - Видеоны Instagram социаль челтәрендәге шәхси аккаунтыгызга урнаштырырга; - Мөнәҗәт башкаручы турында тулы мәгълүмат бирергә (ФИО, яшь, уку урыны) - «Мөнбәр» театры сәхифәсен билгеләргә (@minbar_teatru) @ilyas_halikov хештеглар турында онытмаска. Видеофайллар 2020нче елның 20нче октябренә кадәр кабул ителә. Хәерле сәгатьтә!
--- |
Иң күп укылган
|