|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2020 Шоу-бизнес
Казанда Рамил Галимҗановның зур концерты узачак - инде бу атнада!Рамил Галимҗанов татар эстрадасындагы моңлы һәм тыйнак җырчы буларак билгеле. “Пиар ясар өчен ниндидер провакацион язмалар да куймыйм, артык сүз дә сөйләмим. Шуңадыр инде, миңа бер начар комментарий да язганнары юк. Тамашачы минем ничек бар, шулай кабул итә”, ди ул. Рамил, коронавирус дип тормый, бу авыр айларда да тулысынча эшкә чумган, яңа җырлар яздыруын дәвам итә. Сөенечле хәбәрен дә җиткерә. 10 апрельда буласы, пандемия аркасында кичектерелеп килгән концерт 25 сентябрьгә кучерелгән. "Тамашачыларымны шул ук алынган билетлар белән Филармониядә көтеп калам. Алла теләсә, тиздән күрешербез!" - дип мөрәҗәгать итә Рамил Галимҗанов. Билетлар "Билетон.ру" сайтында.
--- |
Иң күп укылган
|