поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
21.09.2020 Җәмгыять

“Аллаһка таянып, сынмый калдым” (БУЛГАН ХӘЛ)

Ул һәркем белән ярты чакрымнан елмаеп күрешә, хәл-әхвәлен белешеп, ачык йөз белән исәнләшә. Китап укырга ярата икән, Нәҗибә ханымның шулай диюе сүз җебен әдәби әсәрләргә, язучыларга бәйләп куйды. Җитмәсә, бер үк авторларны яратып укыйбыз икән. “Минем язмышым үзе дә китаптан ким түгел анысы”, – дип сүз башлады ул, бервакыт кыска гына күрешүебездә.

- Үземнең тормышымны өч кисәккә бүлеп карыйм мин. Иремә кияүгә чыгып, аның белән яшәгән елларым, ирем үлгән чак, шуннан соң үткән гомерем – өчесе өч кешенеке кебек... Парлы тормышыбыз сынаулы башланды башлануы, беренче балабыз биш айлык чагында вафат булды. Әллә прививка ярамады, ни сәбәп икәнен бер Аллаһ кына белә инде. Ул чактагы күз яшьләремнең ачылыгын сөйләп аңлата торган түгел.

Шуннан соң бер-бер артлы өч бала алып кайттык. Инде түгәрәкләндек дигәндә, өебезгә кара кайгы килеп керде – авариягә очрап, ирем үлде. Төпчегебез тәпи генә киткән чак иде. Акылдан язудан шул балаларым гына саклап калгандыр... Төн җитсә, өйдә йоклаудан куркам, ишекләрне, капкаларны бикләп, кат-кат тикшереп керәм, ишек катына балта-пычак куеп йокларга ятам – гел кемдер килеп керер шикелле. Ир исән чакта ишек бикләнгәнме, юкмы – искә дә алганым булмады югыйсә, ә хәзер куркам... Шул куркуны балаларга да йоктырдым. Бервакыт кайтып киләм – олы улым беренче класста укый иде, мәктәптән кайткан да балакаем, коеп яуган яңгыр астында капка төбендә басып тора. “Әни, мин өйгә керергә куркам”, – ди улым. Шул хәлдән соң әкренләп-әкренләп үземне кулга ала башладым, нык булырга тырыштым. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык сорадым, догалар укып, намазга басып, шул сабырлыкка ирештем дә кебек. “Бу хәсрәтләр ни өчен бирелде икән?” – дип еш уйлана идем. Барысы да бер сынаудыр инде, күрәсең... Югыйсә, беркемгә дә, бернәрсәгә дә зыян салмаска тырышып яшим. Бер вакыйганы сөйлим әле үзеңә. Ирем үлгәч булды инде ул. Март башы иде. Беркөнне кич сыер савып утырам, өйдән улым йөгереп чыккан. “Әни, кухняда кап-кара елан йөри, суыткыч астына кереп киткәнен күрдем”, – ди. Безнең авыл урманга якын, җәен ишегалдына еланнар төшкәли инде. Ә монда, урамда кар ятканда, каян килеп чыккандыр, кем белсен. Мин сыерны савып бетергән арада улым: “Әни, еланны тоттым, сумкага салып куйдым”, – дип тагын йөгереп чыккан. “Ярар, мин әйтәм, берәр кая илтеп ыргыт инде үзен”, – дим.
 
Йокларга яттык. Күзгә йокы керми генә бит. Башыма әллә нинди уйлар килә. Ул елан да Аллаһы Тәгалә яраткан җан иясе бит. Урамга чыгарып ыргытырга куштым да кушуын... Анда бит салкын кыш, катып үлә бит инде ул анда дим. Безгә рәнҗеше төшсә? Түзмәдем, улымнан сорыйм: “Еланны кайда калдырганыңны хәтерлисеңме?” – дим. “Әйе, мин аны зират капкасы буенда башы белән карга тыгып калдырдым”, – ди. Киендек тә киттек шунда. Чыннан да, улым ничек калдырса, кар өстендә ята теге елан. Алып кайттык, банкага салып, җилем капкач белән каплап куйдык. Бераздан еланыбыз боргаланып, капкачны эчтән төрткәли башлады. Без йоклагач, тәки төртеп чыга бит бу моны, дим. Инде банканы кат-кат целлофан пакетларга төреп, ныгытып бәйләп куйган булдык, һава керсен өчен вак-вак тишекләр ясадык. Ул көнне йокыбыз йокы булмады, шул еланны саклап чыктык. Мин аны соңыннан эшкә алып барып, кызларга күрсәттем дә подвалга җибәрдек үзен. “Мин сиңа тимәдем, син дә миңа, минем балаларыма, нәселемә зыян салма”, дия-дия җибәрдем.
 
Инде балаларым буй җиткерде, исән-сау яшәдек, аларны аякка бастырырга Аллаһ үзе көч бирде. Ничек кенә авыр булмасын, беркемгә кара коелмадым, якты йөз белән яшәргә тырыштым. Эштә җитәкчебез (ул мәрхүм инде, бу сүзләрем дога булып барып ирешсен үзенә) һәрчак әйтә иде: “Әнә, Америкада бар кеше безнең Нәҗибә кебек ачык йөзле булып, елмаеп яши”, – ди торган иде... Ничек көч таптыммы? – Авыр минутларымда Коръән аятьләре укып, Аллаһка сыенып көч таптым мин, сынмый калырга шул ышаныч кына ярдәм итте...
 

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 21.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»