|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.09.2020 Җәмгыять
Таросики - мәхәббәт һәм шатлык билгесе
Гореф-гадәт буенча көз – туйлар вакыты. Ә соңгы дистә елда өлкә ЗАГС бүлекләрендә милли туйлар үткәрү матур бер гадәткә әверелде. Менә бу елның сентябрендә дә Самараның Никахлашу сараенда Милли туйлар фестивале уздырылды. Берничә ел элек кенә ремонттан соң ачылган Никахлашу сарае болай да матур. Ләкин оештыручылар аны тагын да матуррак итеп бизәгәннәр – бөтен зоналардан да милли колорит бөркеп тора. Никахлашучылар да төрле милләт яшьләре. Кунаклар казах, әрмән, татар һәм рус халкының туй гореф-гадәтләре белән таныштылар. Парлы тормыш юлына басучы яшьләрнең бер-берсенә сакчыл, хөрмәтле мөнәсәбәттә булуы күренеп тора, димәк, гаиләләргә ныклы нигез салына. Милли костюмнар байлыгы, милли ашлар күплеге, кунакчыллык һәм тантана хөкем сөрде бу көнне Никахлашу сараенда. Русларның - “Надёжа”, казахларның - “Мерек”, әрмәннәрнең - “Наири” җыр һәм бию коллективлары милли колорит өстәделәр, кунак-лар әрмәннәрнең бәхет, йорт җылысы һәм тынычлык билгесе булып саналаган - “гата”, яшь киленнең мәхәббәт һәм шатлык билгесе булган - “таросики” татлы ашыннан авыз иттеләр.
Татар парлары бу көнне икәү иде – Рафаэль Арьязов һәм Гөлназ Шәйхетдинова, Илнар Сөләйманов һәм Лия Хаметоваларның тантанасын Альбина Мәхмүтова командасы никахка әзерләде. Бавырсак белән каршы алу, бал каптыру, мендәргә бастыру кебек милли гореф-гадәтләребез үтәлде. Яшь кәләшләрнең калфактан, ирләрнең түбәтәйдән булуы да бик матур иде.
(zags.samregion.ru)
--- |
Иң күп укылган
|