|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.09.2020 Хәвеф-хәтәр
Питрәч районында югалган бабай һаман табылмаганКичә болай дип язган идек: "17 сентябрьдә кичке алтылар тирәсендә 74 яшьлек бабай Питрәч районы Яңа Шигали авылыннан үз өеннән чыгып китә һәм кире әйләнеп кайтмый. Бабайның үзе белән телефоны була. Ни гаҗәп, ул трубкасын ала, сөйләшә, әмма үзенең кайда икәнлеген аңлата алмый". 19 сентябрь көне ахырына якынлаша. Югалган бабай һаман табылмаганмы? Бу сорау белән безгә күп кенә укучыбыз мөрәҗәгать итте. “Матбугат.ру” хәбәрчесе әлеге минутка хәлләрне МЧС матбугат хезмәтеннән белеште. “Табылмады. Эзләү дәвам итә”, дип җавап бирделәр анда 19 сентябрьнең 21.00 сәгатенә. Кичә язган идек: Телефонын ала, әмма кайда икәнен аңлата алмый: Питрәчтә югалган бабайны эзлиләр
--- |
Иң күп укылган
|