поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
18.09.2020 Ана теле

Шәхси сөйләм гаилә сөйләменнән аерылгысыз була аламы? Нәрсә ул “гаилә сөйләме?”

Узган язмаларда тезислар башлыча шәхси сөйләмгә нигезләнеп оештырылды, бәян ителде. Ә бу юлы инде безнең умыртка төшенчәбез – иҗтимсөйләмнең аерым төрләре -- категорияләре. Аңлашылганча, шәхеснең беренче җәмәгати (иҗтимагый) бөреләнүе гаиләдә башлана.

Шәхес сөйләме белән гаилә сөйләме мөнәсәбәте – үзе катлаулы, фәндә җитәрлек өйрәнелмәгән, әмма гамәли әһәмияте көннән-көн арта гына барган тема. Димәк ки, хәзер иҗтимсөйләмнең бер рәвеше – категориясе булган  гаилә сөйләмен фәнни анализга җәлеп итәбез.
   
Гаилә – шәхеснең җәмгыять күзәнәге булып җитлегүе юлында  башлангыч оя. Аралашу максатында сөйләмгә шәхес     гаиләдә өйрәнә башлый. Хәер, галимнәр тануынча,  шәхес + тел  халәте бала туганчы, ана карынында ук башлана: бала әнисенең сөйләменнән аның теленең аһәңен, тәмен тоя, үзенә сеңдерә бара.
   
Гаиләдә шәхес сөйләм оештыруның барлык мотивларын үзләштерергә мәҗбүр була: сөйләм адресатына (әби, бабай, әни, әти, апа, абый, эне, сеңел, шәһәрдән яисә башка авылдан килгән кардәше, күрше апа яисә классташ һ.б.; сөйләм ниятенә (мактаныпмы әллә зарланыпмы, үгетләпме  әллә үтенепме һ.б.; сөйләм шартына (армиядәге абыйга хат язгандамы. әллә сәхнәгә әзерләгән текстны өйдәгеләргә сөйләп күрсәткәндәме һ.б.) һәм башка мотивларга карап тел (һәм башка чараларны) куллану күнегүләрен үзләштерә.
   
Бу күнегүләр баланың яшенә, җенесенә, табигый холкы, сәләтенә карап, әби, бабасының, әни, әтисенең нинди һөнәр иясе, нинди белемле булуына, баланың мәктәпкәчә оешмага йөрү-йөрмәвенә, гаиләнең шәһәрдәме, авылдамы торуына, нинди тел мөхитендә яшәвенә һ.б. карап бик тә төрле, үзенчәлекле.
 
Бу язмалар өчен үзәк фикерне онытмыйк: гаилә сөйләменең төп максаты ана телен кулланырга өйрәтү. Алга таба төп терминнар “гаилә”, “тел”, “гаилә сөйләме” булыр, Татар фәнендә әле тулаем шушы теманы ачуга багышланган хезмәтләр юк диярлек.
   
Шулай да  милли тәрбиянең бу кыйбласында тәҗрибә бик мулдан тупланган, барларга, өйрәнергә, тәртипкә салып, җәмәгатьчелеккә җиткерергә генә кирәк. Мисалга бу кыйблада да әдип остазыбыз, мөгаллимебез Риза Фәхретдин мирасына караш ташлап алыйк. Менә аның атаклы “Тәрбияле бала” әсәрендә темабызга кагылган  төп  тезислар:
   
“...Тәрбияле бала ата вә анасының күңелләрен кайтарырлык нәрсә һич эшләмәс... йомыш булган чагында , торган җирендә кычкырмый  яннарына барып ачык кына итеп әйтер. Аларның кушкан йомышларын  күңелләнеп башкарыр. Әгәр дә үзеннән берәр нәрсә сорасалар, ачык йөз илә җавап бирер. ... Аз гына, аз гына кабып, яхшы чәйнәп   ашар. Олыларның сүзен тыңлар, ләкин үзлегеннән сүзгә катышмас. ... (8 б.).
 
...Тәрбияле бала  ялгышлык илә тиешсез бер эш кылган булса, аның ярамаганлыгын кешеләрнең күз карашларыннан ук белер, аңлар, шул сәгать оялыр, кызарыр, тартылыр. Әгәр дә берәрсе үзенә нәсыйхәт итсә, аңар һич тә  каршы әйтмәс, бәлки нәсыйхәт итүчегә: “Бу эшем тиешсез икән, үземнән белдем, моннан соң икенче мәртәбә килмәм, әйткәнең өчен сиңа рәхмәт! Синнән Аллаһы Тәгалә риза булсын!” дияр.
 
 Тәрбиясез бала, хаталарын аңламас, белмәс, үзенең кимчелеләрен төзәтү хисабында булмас, нәсыйхәт итүче булса аңа яман сүзләр  илә җавап бирер (10 б.).
   
Тәрбияле балалар оятсыз, әдәпсез сүзне әйтмәсләр: әмма кыз балалар оятсыз, әдәпсез сүзне һич тә сүзләмәсләр, Үзләре сөйләмәк түгел, тәрбиясез баладан  берәр төрле гаеп сүз ишетсә,оялырлар вә ишетмәс өчен бер читкә китерләр.... Олуг кешеләрнең кайсыбер сүзләре балаларга ишеттермәскә тиешле булыр.Шуның өчен мәҗлесләрдә тәрбияле кызлар һәрвакытта аналары янында утырмаслар, бәлки аналары ишарәт иткәнне аңлап, бер читкә китеп утырырлар  вә яки тышка чыгып уйнарлар (12 б.).
   
“Әдәпләр” дигән бүлектә хәтта тәннең һәр әгъзасына карата әдәп  тәртипләре санала. Анда сөйләмгә кагылганнары да очрый. Мәсәлән, “Туганнар әдәпләре” дигән бүлекчәдә: “Туганнарыгыз өстеннән ата-аналарыгызга әләкләмәгез. Чөнки мондый балалар зур үскәннән соң да сүз йөртүче булулар.Яхшы эшләре хакында сөйләргә ярый. “Өй эче әдәпләре” дигән бүлекчәдә: “Өй эчендә хезмәт итүчеләрне хурламагыз, алар кршында үзегезне тота белегез, хаталары булганда гафу итегез, тоташтан тиргәп тормагыз... (20 б.). "Мәктәп әдәпләре" дигән бүлекчәдә: “Мәктәптә булса да, башка җирдә булса да әдәпсез сүзләр сөйләмәгез” (25 б.).
 
“Сөйләшү әдәпләре“ дигән махсус бүлекчә бар. Тулысынча күчереп бирәм: “Сөйләшкәндә артык кычкырмагыз, һәм артык акрын да сөйләшмәгез, тешләрегезне кысмагыз, бәлки гүзәл, кыска һәм ачык итеп сөйләгез. Телегез белән иреннәрегезне яламагыз, тешләрегез белән тырнакларыгызны кимермәгез. + Адәм баласының күңелендә булган йомшаклык һәм катылык кебек нәрсәләрне ачып бирүче, гыйлем, әдәп, мәгърифәт кебек нәрсәләрне күрсәтүче нәрсә  -- телдер. Шуның өчен телегезне раслыктан башка нәрсә өчен кузгатмагыз, тәрбиясез сүзләр сөйләмәгез, белегез – кешенең сәламәтлеге телен саклаудадыр. + Арттырып сөйләмәгез, һичкайчан ялган һәм гайбәт сөйләмәгез, сүз йөртмәгез, белмгән нәрсәләрне сөйләргә керешмәгез, бер кеше сүз башласа, ахыры сезгә мәгълүм булса да, сүзе бетмәс борын ташлап китмәгез. +Бер кешенең ялгыш  сөйләвен белсәгез дә “ялгыш сөйлисең” яки “белмисең” димәгез, бәлки күңеленә авырлык килми торган итеп йомшаклык белән дөреслекне күрсәтегез. + Үзегезнең ялгыш сөйләвегез беленсә, “ялгыштым” дип әйтүдән гарьләнмәгез. Сүзегезнең хаталыгы башкалар тарафыннан күрсәтелсә, ә сез аның хата түгеллеген белсәгез, кычкырышмыйча гына әдәп белән җавап бирегез. Сүзегезнең дөреслеген тавыш куәте яки ачу белән түгел, бәлки йомшаклык һәм дәлил куәте белән исбат итегез. +Мәслеҗләрдә бер кеше хакында булган гайбәтне башкалардан күчереп булса да сөйләмәгез.+Башкаларга сүз бирмичә үзегез генә сөйләп утырмагыз, күңелегезне тел артынннан түгел, бәлки телегезне күңел артыннан йөртегез, кешелеклелек сүздә түгел, бәлки эштә икәненнән гафил булмагыз.+Үзегездән олыларга мөрәҗәгать итәргә туры килсә “сез” кебек хөрмәт сүзләрен кулланыгыз, башкларның сүзләрен яхшы аңламый торып “дөрес, шулай”, яки “юк, алай түгел” димәгез.+Үзегез, ата-баба, нәсел-ыру һәм остазларыгыз белән мактанмагыз. Кеше үзе камиллектән мәхрүм булса, башка тарафтан аңа камиллек килмәслеген яхшы белегез. +Берәр нәрсә турында сорасалар, кәефегез булмаса да әдәпле җавап бирегез. Сораган нәрсә кулыгызда яки күңелегездә булмаса гафу үтенеп гозер сорагыз, сүзегезне кабатлауны үтенүче булса, яңадан кайтарып сөйләгез. Үзегез дә аңламый калган нәрсәне йомшаклык белән генә кайтарып сорагыз.+Фикерегезне әйтергә теләсәгез, иң элек мәсьәләне яхшы аңлагыз, шуннан соң гына керешегез, үз фикерегезгә үзегез үк хәйран калмагыз, ике сүзнең берендә ант итмәгез, үз сүзеңә хәйран булу наданлык галәмәте, ант итеп “бу сүзне дөрес сөйлим” дию исә, ялганчылык галәмәтедер. +Бер кешегә каршы сөйләргә мәҗбүр булсагыз “юк, алай түгел, болай” дип түгел, бәлки “сез сөйләгәнчә дә булыр, ләкин мин  менә болай түгелме дип уйлыйм” кебек күңелле сүзләр кулланыгыз. Ачык белмәгән нәрсәгез хакында кеше белән тарткалашмагыз.+Кирәк булмаганда кайгылы хәбәрләр сөйләмәгез, әдәпсез сүзләрне авызыгызга да алмагыз, амәнәт, сер сүзләрне фаш итмәгез, сер саклау акыллы кешеләр эшедер.+Һичкемгә ләгънәт һәм бәддога кылмагыз, һичкемне сүкмәгез, һичкемгә ялган һәм гайбәт, боһтан сөйләмәгез, кешеләрне куркытмагыз. Өченче кеше алдында икегез яшерен сүз сөйләмәгез, усал эш артыннан йөрүчеләргә юл өйрәтмәгез, Аллаһы Тәгаләнең безгә бер тел ике колак бирүендә азрак сөйләп, күбрәк тыңларга кирәк икәнлегенә ишарә барлыгыннан гафил булмагыз. Коръән аяте: (Хаҗ 30): Ялган сүзләр сөйләүдән ерак булыгыз. . Коръән аяте: (Локман 19) Сөйләшкәндә тавышыңны уртача кыл.  Хәдисләр: Сөйләсәң яхшы сүз  сөйлә, булмаса тик тор. + Эндәшмичә тик тору галимнең зиннәте, наданның пәрдәсе. +Бер-бергезгә күз кысышып сөйләшмәгез.+Иманлы  кеше тупас, әшәке телле, әхлаксыз һәм азгын кеше булырга тиеш түгел. + Кем алдаша, ул безнең арадан түгел.+ Йомшаклыгы булмаган кеше игелекле кеше түгел. + Кешеләр белән бәхәсләшмәскә тырыш, синең белән начар мөгамәлә итүчеләр белән игелекле бул, синең файдаңа булмаса да дөресен сөйлә. (53 б.).
 
   Без әле мәшһүр галимебезнең гаилә сөйләменә вә бүтән төр сөйләмнәргә кагылган фикерләрен алдагы язмаларда да бәян итә барырбыз, бүтән остазларыбызның да гаилә сөйләменә кагылышлы фикерләрен китерербез.
                               Илдар Низамов,
                филология фәннәре докторы.

Илдар НИЗАМОВ
Матбугат.ру
№ --- | 18.09.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»