17.09.2020 Дин
"Иртә әле"... Ильяс Халиковның җәмәгате Нурфия Халикова язган шигырь күпләрне уйландырды
Ильяс Халиковның тормыш иптәше Нурфия Халикова гыйбрәтле һәм уйландырырлык шигырь язган. "Иртә әле" дип атала ул. Намазга басарга, иманга килергә, дин юлын сайларга... Иртә әле, дип уйлый күпләр.
Шигырьне сәнгатьле итеп Ильяс Халиков укып бирде. Һәм инстаграмда бик күп мактау комментарийлары җыйды.
ИРТӘ ӘЛЕ
Иртә әле намаз укырга да,
Дога кылырга да ихластан.
Әби-бабай-абруйлы нәсел,
Алар иде мулла-абыстай.
Җитеп торыр, өлгерербез әле,
Җомгасына кереп чыгарга.
Хатын-кызның яулык бөркәнүе
Күренмәгән хәлләр беркайда.
Коръән укый мулла, шуның өчен
Сәдакасын ала, ни җитми?
Безгә әле иртә, җитешербез
Ашыгудан файда күренми.
Уразасын кыш тотарбыз, яки
Өлгерербез чыккач ялларга.
Таш атканга таш атарга вакыт,
Аш атудан туйган аларга...
...Төрле уйдырмалар, йөзләп сәбәп
Без табабыз сылтау һәр эшкә.
Оныкларга-үрнәк, үзебезгә
Савап кирәк кылган гамәлдә.
Иртә түгел, соң булуы мөмкин,
Ничек итеп искә алырлар?
Әби-бабай намаз укымады,
Ни кызганыч безнең буыннар...
Посмотреть эту публикацию в Instagram
ИРТӘ ӘЛЕ Иртә әле намаз укырга да, Дога кылырга да ихластан. Әби-бабай-абруйлы нәсел, Алар иде мулла-абыстай. Җитеп торыр, өлгерербез әле, Җомгасына кереп чыгарга. Хатын-кызның яулык бөркәнүе Күренмәгән хәлләр беркайда. Коръән укый мулла, шуның өчен Сәдакасын ала, ни җитми? Безгә әле иртә, җитешербез Ашыгудан файда күренми. Уразасын кыш тотарбыз, яки Өлгерербез чыккач ялларга. Таш атканга таш атарга вакыт, Аш атудан туйган аларга... ...Төрле уйдырмалар, йөзләп сәбәп Без табабыз сылтау һәр эшкә. Оныкларга-үрнәк, үзебезгә Савап кирәк кылган гамәлдә. Иртә түгел, соң булуы мөмкин, Ничек итеп искә алырлар? Әби-бабай намаз укымады, Ни кызганыч безнең буыннар... @nurfiyaxalikova @ilyas_halikov #казань #молодеж #жизнь
Публикация от Ильяс Халиков (@ilyas_halikov) 16 Сен 2020 в 8:32 PDT