|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2020 Криминал
Татарстанда бер адәм ике ел дәвамында кызын көчләгәнӘлмәттә яшәүче 40 яшьлек ир-ат 15 елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Әлеге адәм ике ел дәвамында үзенең кызын көчләгән. Ир кеше үзе гаебен танымаган. Тикшерү ачыклаганча, 2017-2019 еллар дәвамында педофил адәм үз кызы белән сексуаль мөнәсәбәтләргә кергән. Беренче тапкыр әлеге гамәлен ул кызына 6 яшь булган чакта кылган.
Кызның әтисе белән әнисе аерылган була. Уллары әтисе белән яшәсә, кыз әнисе белән кала. Ләкин ана кеше вакыты-вакыты белән кызын элеккеге ирендә калдыра торган була. Шул вакытларда ата кеше әлеге кыргый гамәлләрен кылган да инде. Кыз бу хакта әнисенә бары атасы Казанга күченеп киткәч кенә сөйләгән.
Ир кеше үзе гаебен танымаган. Аны 15 елга иректән мәхрүм иткәннәр.
--- |
Иң күп укылган
|