|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.09.2020 Мәгариф
Татарстан мәгариф министры Рафис Борһанов үз вазыйфасыннан киткәнБүген Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов үз вазыйфасыннан киткән. Министрлык башлыгы булып ул өч елга якын эшләгән. Борһановның отставкага китүе турындагы имеш-мимешләр берничә атна элек барлыкка килгән иде. Элеккеге министрның яңа эш урыны булып Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе торырга мөмкин.
Борһанов Энгель Фәттахов киткәннән соң 2017 елның 4 декабрендә премьер-министр урынбасары - мәгариф һәм фән министры булды. Ул төрле елларда Казан башкарма комитеты җитәкчесе (2005-2010 еллар), Татарстанның спорт һәм туризм министры (2010-2014 еллар) вазифаларын башкарды. Татарстан Дәүләт Советына икенче һәм бишенче чакырылыш депутаты, Казан шәһәр думасы депутаты итеп сайланды.
--- |
Иң күп укылган
|