|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.08.2010 Сәясәт
МИҢНЕХАНОВ КЕМ БУЛЫР?“Россиядә бер генә президент булырга тиеш!” Рамзан Кадыйров авызыннан әйттерелгән шушы сүзне башка республика җитәкчеләренең кабатлый башлавыннан 2010 елның эссе җәе тәмам икәнлеге аңлашылды. Яллар бетте, сәясәтчеләр эшкә кереште, ягъни мәсәлән. Бер караганда, матбугатка чәйнәргә ташланган бу яңа тема корылык китергән зыяннан, янгыннардан җәмәгатьчелекнең игътибарын читкә алу, абруе какшый башлаган хакимият “тандемы”ның рейтингын күтәрү өчен бик тә ярап куйды. Ләкин иртәме-соңмы “президент”лык мәсьәләсен барыбер көн үзәгенә куеп хәл итәргә тиешләр иде. Ничек итеп хәл итүләренә караганда, Татарстан Республикасы көненә безгә “шәп” кенә бүләк әзерләнә.
Милли республика җитәкчесенең президент дип аталырга хакы бармы-юкмы, дигән бәхәсләргә кушылу артык. Бу сорауның гомумән нилектән барлыкка килүен ачыклыйсы иде. Россиядә илне мөмкин кадәр үзәкләштерергә, унитар дәүләткә охшаш итәргә, милли аермаларны бетерергә, хакимият вертикален ныгытырга, кыскасы, төбәкләрнең хокукларын мөмкин кадәр киметергә тырышучы күпчелек барлыгын күрмәскә сукыр кеше булырга кирәк. Бу “унитарист”ларга “федералистлар” азчылыгы каршы торып маташа. Алар төбәкләргә, киресенчә, күбрәк мөмкинлекләр калдыру өчен җан тырмаша. Беренчеләре, барысын да берләштереп, тигезләп, буйсындырып кына Россияне таркалудан коткарып калырга була, ди. Һәм шулай дип лаф органда, аларның авызларыннан рус шовинизмы исе килә. Икенчеләр исә, төбәкләрнең көчен арттырып кына, бөтен Россиянең куәтен күтәрергә була, дип бәргәләнә һәм, халыкның милли кылларында уйнап, йонлы кулларында кысып тоткан байлыкны унитаристларга бирмәскә маташа.
Путин дәвере башлану белән унитаристлар өстен чыкты. Алар, төбәкләрне эреләндерү, милли төбәкләр җитәкчелегеннән үзсүзле “басурманнар”ны бәреп төшерү, җанисәп барышында милләтләрне ваклау, бер-берсенә каршы котырту белән шөгыльләнә. Төбәк җитәкчеләрен халыктан сайлатмау, регионнарның бай предприятиеләрен федераль милеккә әйләндерү, мәгариф системасын урыслаштыру, чиркәүнең йогынтысы арту унитаристларның әледән-әле зур уңышларга ирешеп баруларын күрсәтә. Планнары, гомумән алганда, бик зурдан. Мәсәлән, ЛДПР җитәкчесе Владимир Жириновский дәүләтне милли түгел, ә географик принцип буенча төбәкләргә бүлүне инде уйлап куйган. 2002 елда ул, Думада чыгыш ясаганда, 10 ар миллион халык яши торган 15 территориягә бүленгән РФ картасын чыгарып күрсәтте. Либерал-демократлар хыялларында Татарстан Урал губерниясе составында яшәде. Соңыннан Жириновский йомшарды: ул хәзер инде 30-40 губерна турында сүз алып бара.
Республика җитәкчесен ничек атау мәсьәләсенә дә бары тик унитарлаштыру чылбырының чираттагы бер буыны итеп кенә карарга кирәк. “Президентлар”ны чүпләп бетергәч, башка зур эшкә күчәчәкләр. Мәсәлән, иртәгә тагын берсе: “Россия – үзе бер республика. Аның эчендә башка республикалар була алмый, даешь губерналарны!” – дип акырачак, аңа башкалар да, кушылып, “җәмәгатьчелек фикерен” тудырачаклар. Ә инде “президент” атамасын алыштыруга юл куелмаса, бу унитарлаштыру процессын азмы-күпме тоткарлауга ирешеп була.
Чыннан да, буламы соң? Күп кенә төбәкләр “президент”тан арыну ризалыгын бирде бит инде. Татарстан Республикасы гына Президентның матбугат хезмәте аша, бу – һәр төбәкнең үз эше, дип, Рамзан Кадыйровның башлангычына карата мөнәсәбәт белдерүдән баш тартты. Моны, без үзгәрүгә риза түгел әле, уйларга вакыт бирегез, дип аңларга кирәктер. Әмма бар төбәкләр дә (бүген Россиядә Медведевтан кала тагын 14 президент бар) үзгәрүгә ризалык биреп бетермәсә, Мәскәү бу эшне башламаска да мөмкин бит. Әйтик, Татарстан бу вазыйфа атамасын саклап калса, “Россиядә ике генә президент калды: берсе – Медведев, икенчесе – Миңнеханов” дигәнгә Мәскәү ничек түзсен инде? Юк, ул бөтенесен берьюлы “сындырырга” тиеш. Татарстанга исә бу мәсьәләдә әле Башкортстан һәм Саха (Якутия) кебек төрки республикалар да кушылырга сәләтле.
Хәзер инде иң кызыгы башлана, чөнки Татарстанның яңа Президенты Рөстәм Миңнехановның, ниһаять, сәяси теле ачылырга тиеш. Моңарчы без аның икътисадый осталыгын күзәттек, ләкин иртәме-соңмы аңа федераль үзәк белән аралашу рәвешен билгеләргә, милли мәсьәләләрдә үз сүзен әйтергә, унитарлаштыруга мөнәсәбәтен белдерергә туры килер иде. Вакыты җитте. Аңа республикадагы милләттәшләре генә түгел, ә Татарстанны төп ватаны итеп санаучы читтәге татарлар да күз карашларын төбәгән. Хәер, бөтен Россия Миңнехановның нинди хәрәкәт ясавын көтә һәм шуннан нәтиҗә чыгарырга әзерләнә: Казан инде тәмам буйсындырылганмы, әллә алга таба да үзгәлеген алга сөрәчәкме? Республикасын һәм милләтен яклаучы сәясәтче Рөстәм Миңнехановның чыгуын көтәбез. Шуннан соң инде Татарстанда Президент булырмы-юкмы икәнлеге күренер.
Илдар МИРГАЛИМОВ |
Иң күп укылган
|